Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ КАЗАННАН ЧЫГЫП БУЛМАЯЧАК?

«Яңа ел бәйрәмнәрендә Казаннан чыгуны тыячаклар». Шушы көннәрдә әнә шундый эчтәлектәге хәбәр таралды. Бу дөрес сүзме? Чыннан да Казаннан читкә чыгып булмас микәнни?

Шушы арада, коронавирус сәбәпле,  Яңа ел бәйрәмнәрендә Казаннан чыгуны тыярга мөмкиннәр, дигән хәбәр таралды. Мэрия шәһәрдә уздыру өчен күптөрле күңел ачу чаралары әзерли башлады. Бу турыда Илсур Метшин:

– Шәһәрдән чыгу тыелырга мөмкин, шуңа күрә шәһәр эчендә, саф һавада Яңа ел кәефен тудыра торган күңел ачу чараларын күпләр оештырырга кирәк булачак, - диде, - әмма бер җирдә дә чиратлар булырга тиеш түгел.

Роспотребназор җитәкчесе Анна Попова да Россия халкына Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә уздырырга киңәш итә.

Бу дөрес хәбәрме?

Бүген мерия Яңа елда Казаннан чыгып булмаячак, дигән хәбәрне дөрес түгел дип белдерде. Матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Казанцев әйтүенчә, шәһәр халкына шәһәрдән чыгуны түгел, ә чит ил курортларына баруны гына тыярга мөмкиннәр.

Шәһәр халкы Казаннан бөтенләй чыгып булмаячак, дип аңлаган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев