Логотип Идель
Бу – тема!

ВОКАЛОТЕРАПИЯ: ҖЫРЛАУ НИНДИ ШИФАЛЫ КӨЧКӘ ИЯ?

Җырлый белмәсәк тә, кеше күрмәгәндә, күбебез җырларга ярата, килешәсезме? Без дуслар белән яисә ялгыз калганда җырлыйбыз. Бәхетсез яисә, киресенчә, яхшы кәефтә булганда да, күңелгә яткан җырларны башкарабыз. Ул эчке халәтне белдерергә, киеренкелекне бетерергә булыша. Җырлауның шифалы көче турында язмада сөйләдек.

Җырлау – психотерапия сеансы

Яраткан җырлар аша кеше үзенең эчке халәтен белдерә, киеренкелекне җиңеләйтә. Моны ниндидер дәрәҗәдә бушану дип атасак та ярый. Рәхәтләнеп бер кычкырып җырлап алгач, өстән йөк төшкәндәй була. Җырлау кешенең чын ихтыяҗларын аңларга ярдәм итә. Җырларга яратучыларның психикасы башкаларныкына караганда тотрыклырак.

Җырлау – сулыш гимнастикасы

Җырлаганда организмга күп һава керә, ул эчке органнарны кислород белән туендыра һәм аларның дөрес эшләвен тәэмин итә. Сулыш мускулатурасы, диафрагма белән тын алу яхшыра.

Җырлау иммунитетны көчәйтүче матдә белән бер

Исбатланган факт: җырлаганда иммунитет арта. Галимнәр хорда җырлаучыларның кан анализларын өйрәнгәннәр. Күпчелек очракта чыгыштан соң җырчыларның иммуноглобулин-А саны сизелерлек арткан.

Җырлау баш мие эшчәнлеген активлаштыра

Җырлау процессында кан белән тәэмин итү яхшыра, шунлыктан, баш мие эше дә активлаша: хәтер яхшыра, теләсә нинди мәгълүмат җиңелрәк кабул ителә. Башыгызны эшләтер өчен җырлау – яхшы ысул.

Җырлау залда спорт белән шөгыльләнү нәтиҗәсен бирә

Дүрт минут җырлау йөрәк ритмнарын спорт залында шөгыльләнү дәрәҗәсенә күтәрә ала. Кеше җырлап ләззәтләнә, ә организм стресс кичермичә генә, акрынлап калорияләрне яндыра. Тагын җыр белән шөгыльләнү бит мускулларының активлыгын стимуллаштыра, тиренең ныклыгын саклый. Моңа өстәп, җырлау тавышның сыйфатын, артикуляцияне яхшырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев