Логотип Идель
Бу – тема!

УЛ МИНЕМ АЧУЫМНЫ ЧЫГАРА: НИ ӨЧЕН КАЙБЕР КЕШЕЛӘР КҮҢЕЛГӘ ЯТЫП БЕТМИ?

Сез дә тирә-юньдәге кайбер кешеләрне яратып бетермисезме? Кайчак андый хиснең сәбәпләрен аңлату кыен. Кеше сиңа бернәрсә дә эшләмәде кебек, ләкин ул синең ачуыңны чыгара, аның белән тыныч кына аралаша алмыйсың. Күпчелек очракта моңа безнең аңыбыз гаепле булырга мөмкин. Язмада аның белән бәйле кайбер яшерен сәбәпләрне тупладык.

Син кешедә үз кимчелекләреңне күрәсең

Һәрбер кеше дә үзенең кимчелекләрен таный алмый. Ләкин эчтән генә булса да, без барыбер көчсез якларыбыз барлыгын беләбез, һәм алар безнең ачуны чыгара. Шуңа күрә үзебезнеке кебек үк җитешсезлекләре булган кешене очраткач, аны автомат рәвештә яратмый башларга мөмкин.

Син кеше алдында үзеңне бурычлы итеп тоясың

Ярдәмгә мохтаҗ чакта озак вакыт аралашкан кешең сиңа булыша. Ләкин ул кешегә синең мөнәсәбәтең үзгәрә, син аның белән гадәттәгечә аралаша алмыйсың, чөнки үзеңне бурычлы итеп тоя башлыйсың. Безнең аңыбыз – шулкадәр катлаулы нәрсә!

Син көнләшәсең

Көнчелек – тискәре хис, шуңа күрә дә күп кеше аны тыярга тырыша. Аңыңа танышыңнан яки дустыңнан көнләшүне кабул итү авыр булырга мөмкин. Көнчелек сине яман уйларга һәм гаепләүләргә этәрә. Әйтик, танышың ниндидер уңышы турында сөйләгәндә, синең ачуың килә башлый.

Син танышыңны башка берәүгә көнлисең

Узган пунктның дәвамы дисәк тә ярый. Мондый «күңелгә ятмау синдромы» үзең дә сизмәстән кешене башка берәүгә көнләгән вакытта барлыкка килергә мөмкин. «Ул минеке генә булырга тиеш» дигән очракта сиңа һәрвакыт кеше белән уртак тел табу авыр булачак.

Син үзеңнең шәхси чикләреңне якларга тырышмыйсың

Кешенең сиңа үтенече булып,  аңа «юк» дип әйтә алмасаң, син ачу хисе тоя башлыйсың. Әмма ул хис үз-үзеңә түгел, ә үтенеч белән мөрәҗәгать иткән кешегә карата була. Ни өченме? Син үзең теләмәгәнне эшләргә мәҗбүр, дип уйлыйсың. Дөресен генә әйткәндә, башкаларга «юк» дип әйтә белмәгәнгә үпкәләү –  ахмаклык. Син үз шәхси чикләреңне якларга һәм хис-кичерешләрең турында сөйләргә өйрәнергә тиеш, югыйсә тирә-юньдәге кешеләргә карата ачу хисе артачак кына.

Кеше син онытырга теләгән вакыйганың шаһиты булган

Бәлки, кайчандыр кеше сине уңайсыз хәлдә күргәндер яисә йомшак якларыңны белеп алгандыр. Тик оят хисен ничек кенә онытырга тырышсаң да, бу кеше янында үткәннәргә кире кайтасың. Бәлки, син ул вакыйга турында башкалар белә күрмәсен, дип тә борчыласыңдыр. Шунлыктан, танышыңа карата шөбһә арта, ә димәк, ул сиңа ошамый да башлый.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев