Логотип Идель
Бу – тема!

УЕН АША – БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕНӘ

Ерак гасырларга сәяхәт итеп, борынгы бабаларыбызның тормышын күзалларга телисеңме? «Идел буе Болгары чәчәк ату чоры» проектын уйлап табучы Урал егете Алмаз Миннекаев безгә IX-XIII гасырларга «кайту» мөмкинлеген бүләк итә. Ул уйлап тапкан өстәл уены ярдәмендә үзеңне берничә сәгать буена Борынгы Болгар дәүләтенең бер вәкиле итеп хис итәчәксең!

– Алмаз, «Идел буе Болгары чәчәк ату чоры» проекты күңелеңдә ни рәвешле туды?

– Соңгы өч елгы җәйге ялларымны мин «Болгар Туган Тел» аланында әйдаман булып уздырдым. Форум вакытында музей-тыюлыкка экскурсия оештырылды. Беренче тапкыр әлеге комплекс белән танышу миндә бик зур тәэсир калдырды. Заманча итеп эшләнгән, җирдән 4 кат тирәнлектә урнашкан музей сокландырды. Икенче тапкыр анда килгәч, мин үземнең төркемдәге балаларга Болгарның тарихын күбрәк сөйләргә тырыштым. Аларга мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат җиткерәсем килде. Вакыт бик аз булу сәбәпле, балалар да, туристлар да борынгы дәүләт тарихы белән җитәрлек дәрәҗәдә таныша алмый кала. Экскурсиянең программасы да моңа исәпләнмәгән, аның максаты безнең көннәргә кадәр сакланып калган биналар һәм истәлекле урыннар турында сөйләү генә. Нәкъ менә шуңа күрә дә миндә бер идея туды – мирасыбыз турында булган мәгълүматны кызыклы рәвештә тәкъдим итү. Балалар аудиториясе өчен моны өйрәнү күңелсез шөгыль булып калмаска тиеш иде. Өстәл уены – иң отышлы вариант дип таптым.



– Өстәл уены белән дә таныштырып кит әле. Нидән гыйбарәт ул?

– Нәрсәгә дә булса өйрәнәсең килсә, бу эшне башкарып карарга кирәк. Бу очракта уенчы Идел буе Болгарының бер вәкиле һәм уенның шартлары ни куша – шуны башкарып, яшәп-уйнарга тиеш була. Белгәнебезчә, дәүләт бик күп сәүдә маршрутлары белән кисешкән була. Димәк, уенчылар да актив рәвештә шушы сәүдә эчендә «кайный». Шулай ук һөнәрчелек белән дә «шөгыльләнәләр». Уенның нигезендә бердәм сюжетка үрелгән тарихи квестлар ята. Башка уеннардан аермалы буларак, монда уенчы үзен баетуны максат итеп куймый, төп максат – дәүләтне үстерү.

– Болгар дәүләтен сайлап алу юкка гына түгелдер. Тарих сине нәрсә белән җәлеп итә соң?

– Өстәл уеннары хәзер бик күп төрле. Ә уен халкың турында, Россия һәм Татарстан территориясендә чынлыкта булган тарихи вакыйгаларга бәйле икән – бу бит искиткеч! Мин үзем Уралда үстем. Анда татар теле дә, мәдәнияте дә юк. Минем өчен, туганнарым өчен милләтебезгә якын булуның бердәнбер юлы ТНВ каналы иде. Россия территориясе буенча, Татарстаннан кала, татарлар яшәүче күпчелек җирдә бу проблема актуаль дип уйлыйм. Борынгы нигезебез булган җирләр тарихы белән уен ярдәмендә шул рәвешле танышу алар өчен дә бик файдалы буласына ышанам.



– Уен нинди аудитория өчен исәпләнгән, ул кемнәр өчен кызыклы булачак?

– Уен Идел буе болгарларының чын тормышын сурәтләгәнгә күрә, аның тәүге кагыйдәләрен 18 яшьтән өлкән аудитория генә башкара ала. Кече яшьтәге балалар өчен уенның кагыйдәләрен җайлаштырырга кирәк әле. Аның белән 10 яше тулган балалар уйный алачак. Мәктәп укучылары әлеге уен ярдәмендә тарих дәресләрендә Борынгы Рус дәүләте турында өйрәнгәндә параллель рәвештә шул чорда Идел буе Болгар дәүләтендә ни булганын белә алачак. Өйдә әти-әниләр белән уйнап, белем тупларга да була, билгеле. Музейга барырга теләүчеләр өчен дә иң элек әлеге уенны уйнап, борынгы дәүләт турында бераз күзаллау булдырсалар, яхшырак дип уйлыйм. Чөнки музейга ни күрергә теләгәнеңне белеп барсаң, күпкә файдалырак булачак.

– Әлеге уенны беренчеләрдән булып уйнап карау бәхете кемнәргә тәтеде?

– Уенны тест рәвешендә инде 2016 елның декабреннән башлап уйнадылар. Иң башта дусларым, яз көне инде 12 яшьтән башлап мәктәп укучылары уйнады. 2017 елның җәендә Болгар Туган Тел аланында ял итүче балаларны да әлеге уен белән таныштырдым. Узган җәйдә 300дән артык бала уйнады бу уенны. Уенчыларның бәяләре уңай булды. Параллель рәвештә тарихи дөреслеккә туры килүен дә тикшерделәр. Бу сорау буенча төп белгеч – тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең әгъза-хәбәрчесе Фаяз Хуҗин. Әлеге проектны сувенир продукт буларак чыгару варианты Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә дә тәкъдим ителде. Кызганыч, зур тираж һәм түбән үзбәя белән аны җитештергә ризалык ала алмадык. Шуңа күрә уенны җитештерү аз күләмдә Казан типографияләрендә булачак. Аның беренче партиясен уен белән таныш булганнар заказ белән ясатты.



– Өстәл уенын кайдан алырга мөмкин?

– Алда уенны сувенир рәвешендә Болгарда урнашкан музей-тыюлык территориясендәге кибетләргә кую максаты тора. Болай эшләгәндә туристлар да уенга үз бәяләрен бирә алыр иде. Социаль челтәрләрдә проект буенча яңалыкларны #bulgaria_game хештегы һәм «Вконтакте»дагы төркемнән таба аласыз. Шулай ук giftshop сувенирлар кибетенә дә сатуга куелды.



Илүсә Арикеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев