Логотип Идель
Бу – тема!

TIK-TOKта ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ – «ШӘП» ЛЕЙБЛЫ!

«Ялкын» журналы өр-яңа проектка старт бирде: TikTok социаль челтәрендә тулысынча татар телендә контент җитештерүче «ШӘП» ЛЕЙБЛЫ эшли башлады. Бүгенге көндә ул 5 татар блогерын берләштерә.

Яңа гына эшли башлауга карамастан, «ШӘП»нең нәтиҗәләре сөендерә. ТикТоктагы @shep.label аккаунтында бүгенге көндә 14 меңнән артык язылучы бар. Ә лайклар саны 180 меңнән дә артып китә.  

«ШӘП»нең эчтәлегенә күз салсак, биредә – төрле челленджлар (ягъни ярышлар), татарчалаштырылган трендлы видеолар, биюләр, шаярулар. Кыскасы, кызыклы һәм рәхәт контент.

Лейблның катнашучылары

Исеме: Алия Мәһдиева (Аляска)

ТикТок

Туган елы: 1997

Яраткан татар сүзе: рәхәт

Ни өчен лейблга килергә булдың: «Шәп» белән мин – бербөтен. Татар мәдәниятын үстерүдә, ТикТокта татарча трендлар булдыруда лейблның зур потенциалын күрәм!

Исеме: Ильяс Галиев

ТикТок

Туган елы: 2003

Яраткан татар сүзе: Мин яратам сине, Татарстан!

Ни өчен лейблга килергә булдың: Яшьләр арасында татар телен үстерүгә, телне һәм аның популярлыгын арттыруга үз өлешемне кертәсем килә.

Исеме: Айнур Морзаханов

ТикТок 

Туган елы: 1999

Яраткан татар сүзе: Мин яраткан сүземне үзем уйлап чыгардым. Ул – РАХА (РӘХМӘТ сүзеннән килеп чыккан).

Ни өчен лейблга килергә булдың: Мин рэп укыйм, ә татарча рэп әле тумаган да. Аны торгызасым, тиешле дәрәҗәгә җитәрлек итеп үстерәсем килә. Лейбл бу эштә миңа булышыр, дип ышанам!

Исеме: Илнар Идрисов

ТикТок

Туган елы: 1998

Яраткан татар сүзе: чәк-чәк

Ни өчен лейблга килергә булдың: Шәп булганга!

Исеме: Олеся Дмитриева (Лесная)

ТикТок

Туган елы: 1993

Яраткан татар сүзе: Кишер

Ни өчен лейблга килергә булдың: Тик-Токта саф татар телендә алып барылган аккаунтлар бармак белән генә санарлык. “Шәп”не – бу очракта уникаль проект дип саныйм. “Татар телле видеолар караулар азрак җыя” дигән стереотип фикер тиздән бетәчәк.

Шамил Садыйков, «ТАТМЕДИА» ширкәте генераль директоры:

– «ШӘП»нең тәүге максаты – ТикТок платформасында татар телендәге контентны үстерү. Аның өчен аерым популяр татар блогерларын берләштереп, уртак хезмәткә нигезләнгән проект башладык. Күмәк эш нәтиҗәлерәк тә, сыйфатлырак та була бит. Безнең блогерларыбыз да бер казанда кайнап, бер-берсеннән тәҗрибә алып, бергә идеяләр уйлап, кызыклы контент тәкъдим итәчәкләр.
Лейбл үз эшен әле башлады гына. Аның эшен киңәйтү өчен без һәр теләгән якты, сәләтле блогерны сынап карарга чакырабыз! Интернет челтәрендә «шәп» дигән хэштег астында сыйфатлы, карала торган видеолар булыр, дип өметләнәбез.



Илназ Фазуллин, «Ялкын» журналы баш мөхәррире:

– ТикТок бүген еллап, яки айлап түгел, ә көнләп үзгәрә. Аның яңа формалары, контентның бирелеше үзгәреп тора. Берничә ай элек без төрле хаусларның актив үсешен күзәтсәк, бүген аларның актуальлеге югалды. Шуңа күрә лейбл буларак блогерларның уртак эшкә тупланулары – ТикТок платоформасында яңалык булып тора. Исеменә килгәндә, «шәп» – татар телендә иң җиңел әйтелә торган һәм кәефне күтәрә торган сүз. Контентыбыз да, карауларыбыз да, эшебезнең нәтиҗәләре дә шул исемгә туры киләчәк, дип уйлыйбыз!

Синең дә TикТок дөньясына кереп китәсең, яисә инде булган тәҗрибәң белән бүлешәсең, видеолар төшерү осталыгын арттырасың килә икән – «ШӘП»кә  рәхим ит! Лейбл дәртле, сәләтле, идеяләре булган, тиктокер булырга теләгән һәркемне көтеп кала! Татар телендә сыйфатлы, кызыклы контентны бергәләп ясыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев