Логотип Идель
Бу – тема!

ӘТИ-ӘНИЛӘР БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘРНЕ ҖАЙГА САЛЫРГА ЯРДӘМ ИТҮЧЕ 4 КИТАП

«Это началось не с тебя» Марк Уоллин

Әлеге китапта автор кешенең алдагы буыннарның язмышын кабатлавы һәм ата-бабалар тормышындагы вакыйгаларның аңа тәэсир итүе турында яза. Һәр балада да үз туганнарының эзләре кала икән. Бу китапта китерелгән мисаллар авторның клиентлары тормышыннан алынган. Мондагы алымнар ярдәмендә күп кенә эчке проблемаларны аңларга мөмкин. 

«Токсичные родители» Сьюзан Форвард

Китап авторы Американың әйдәп баручы психотерапевтларының берсе булып санала. Үз тәҗрибәсеннән чыгып, ул әти-әниләрнең инде олы яшьтәге балаларының киләчәк тормышына нинди йогынты ясавы турында сөйли. Биредә кечкенә борчудан алып, зур проблемаларга кадәр игътибар бирелә. Тагын бу китап шул ягы белән әйбәт: автор әти-әниләр белән дөрес аралашу турында төгәл киңәшләр бирә. Китапны терапия кебек берничә айга сузып укырга мөмкин. Чөнки билгеле бер этапларны узарга кирәк булачак.

«Нелюбимая дочь» Пег Стрип

Әниләр төрле була: ягымлы, кайгыртучан, битараф, рәхимсез… Битараф әниләр тәрбияләгән балаларга алга таба яшәве бик авыр. Үскәч, алар, кагыйдә буларак, ялгызлыктан интегә, эч серләре белән бүлешми торган була. Автор үз тәҗрибәсендә һәм балачакта ярату күрмәгән башка кешеләр мисалында шушы проблеманы аңлап, кабул итәргә һәм алга таба аннан котылырга  булыша. Ул яңа үзбәя формалаштырырга ярдәм итә һәм бөтенләй башка тормыш белән яшәп булганын аңларга этәрә.

«Взрослые дети эмоционально незрелых родителей» Линдси Гибсон

Автор эмоциональ яктан үсмәгән әти-әниләр турында сөйли. Мондый әти-әниләр балаларның физик сәламәтлеген кайгыртып, бөтен кирәк-яракны алып торсалар да, алар арасында ныклы эмоциональ элемтә булмый, шуңа күрә күңелдә бушлык барлыкка килә. Китап сиңа үзеңне яхшырак белергә, якыннарың белән мөнәсәбәтләрдә мөһим сорауларга җаваплар табарга ярдәм итә. Шулай ук үз эчке тавышыңның кемнең киңәшләренә таянып эш итүен дә ачыкларга булыша. Китапта шулай ук төрле файдалы күнегүләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев