Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕСТ: СИН НИНДИ ЧӘЧӘК?

Безнең һәрберебездә, чәчәкләрдәге кебек, ниндидер гүзәл һәм уникаль әйбер бар. Бу тест синең шәхесең, холкың һәм кабатланмас сыйфатларың нинди чәчәккә туры килүен белергә ярдәм итәр! Бары тик һәр сорауга күңелең кушканча бер вариант белән җавап бир, аннары үзеңнең кайсы хәрефкә барыннан да күбрәк өстенлек иткәнеңне сана, нәтиҗәләрне астан укы.

 

1. Кайсы ел фасылын күбрәк яратасың?

а) Яз (яңарыш, наз)

б) Җәй (энергия, маҗаралар)

в) Көз (уйланулар)

г) Кыш (ныклык, серлелек)

д) Яз-җәй (җиңеллек)

е) Көз-кыш (тирәнлек)

 

2. Башка кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә синең өчен иң мөһиме нәрсә?

а) Тугрылык һәм кайгырту

б) Күңел ачу һәм уртак кызыксынулар

в) Якын сөйләшүләр һәм үзара аңлашу

г) Хөрмәт һәм ярдәм

д) Ирек һәм бәйсезлек

е) Эмоциональ якынлык

 

3. Гадәттә син буш вакытны ничек уздырасың?

а) Башкаларны кайгыртам, мохтаҗларга ярдәм итәм

б) Сәяхәт итәм

в) Үз-үземне үстерү белән шөгыльләнәм, укыйм

г) Хоббиларыма вакыт бирәм

д) Экспериментлар үткәрәм, яңа шөгыльләр татып карыйм

е) Медитация, рухи практикалар белән шөгыльләнәм.

 

4. Табигатьтә сине барыннан да бигрәк нәрсә җәлеп итә?

а) Җылы төсләр һәм хуш исләр

б) Якты кояш һәм дулкыннар шаулавы

в) Урман тынычлыгы

г) Тауларның матурлыгы

д) Көтелмәгән һава торышы үзгәрешләре

е) Күк йөзе

 

5. Сиңа барыннан да бигрәк нинди төс ошый?

а) Йомшак төсләр (алсу, лаванда)

б) Ачык яна торган төсләр (сары, кызгылт сары, кызыл)

в) Җир тоннары (яшел, көрән төстәге)

г) Бай төсләр (бордо, кара-зәңгәр, хаки)

е) Салават күпере (барлык төсләр берьюлы)

е) Тирән кара төсләр (кара, кара-шәмәхә)

 

6. Син үзеңнең нинди сыйфатыңны иң көчле ягың дип саныйсың?

а) Киң күңеллелек һәм эмпатия

б) Оптимизм һәм креативлык

в) Зирәклек һәм аналитик акыл

г) Ихтыяр көче һәм үҗәтлек

д) Бәйсезлек һәм оригинальлек

е) Интуиция һәм сизгерлек

 

7. Кайсы фраза якынрак?

а) Үзең биргәндә, күбрәк аласың.

б) Тормыш – маҗара!

в) Дөреслек каядыр якында гына.

г) Максат акчаларны аклый.

д) Үзең бул.

е) Минем хисләр бар икән, димәк яшим.

 

ТЕСТ НӘТИҖӘЛӘРЕ:

 

А: Син Роза!

Син назлылык, романтика һәм кайгыртучанлыкның гәүдәләнеше. Сине яхшылык, эмпатия һәм ярата белү өчен бәялиләр. Син – матурлык һәм эчкерсезлек символы, гармониягә һәм мөнәсәбәтләрдә тугрылыкка омтыласың.

Б: Ты Көнбагыш!

Син энергия һәм оптимизм белән тулы нурлы һәм шат күңелле шәхес. Сине креативлык, позитив һәм башкаларны илһамландыра белү өчен бәялиләр. Син – яктылык һәм җылылык чыганагы, маҗаралар һәм яңа тәэсирләр яратасың.

В: Син Лаванда!

Син акыллы, тыныч шәхес, аналитик фикерли беләсең. Сине фикер тирәнлеге, интеллект һәм гармония таба белү өчен бәялиләр. Син – тынычлык һәм интуиция символы. Сиңа үз-үзеңне үстерү мөһим.

Г: Син Диантус (Канәфер, гвоздика)!

Син көчле, ихтыярлы һәм максатчан шәхес, үз фикерең өчен көрәшергә әзер. Сине кыюлыгың, үҗәтлегең һәм уңышка ирешә белүең өчен бәялиләр. Син –ышаныч символы.

Д: Син – Мәк!

Син үз кагыйдәләрең буенча яшәүче бәйсез һәм оригиналь шәхес. Сине креативлык, спонтанлык һәм азатлык өчен бәялиләр. Син – азатлык һәм индивидуальлек символы. Халык арасыннан аерылып, үз хыялларың артыннан барырга курыкмыйсың.

Е: Син  Ирис!

Син эчке дөньясы серле, сизгер һәм интуитив шәхес. Сине эмпатия, башка кешеләрне аңлау һәм тоя белү өчен бәялиләр. Син – зирәклек һәм рух символы. Тормышның мәгънәсен эзлисең, үзең һәм дөнья белән гармониягә омтыласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев