Логотип Идель
Бу – тема!

TELEGRAM БОТ: ФАЙДАЛЫ, КЫЗЫК ҺӘМ КҮПТӨРЛЕ

Еш кына мөһим эшләрне онытасыңмы? Аудиохатларны тыңларга вакытың юкмы? Һаман үз стикерпагыңны уйлап тапмадыңмы? Алайса сиңа шәхси Тelegram бот кирәк! Язмада сиңа күптөрле ярдәмче, Тelegram ботларны, тәкъдим итәбез.

@voicybot

Бот сиңа барлык аудиохатларны да укып бирергә ярдәм итәчәк. Шулай итеп, син үзеңнең берничә минут вакытыңны саклап кала алачаксың.

@aleksobot

Монысы исә өстәге Тelegram ботның киресе. Ул текст формасында бирелгән рус һәм инглиз телендәге хатларны аудиога әверелдерә. Шунысы кызык, биредә хатын-кыз яки ир-ат тавышын сайлап була.

@RemindMegaBot

Оныта торган гадәтең бармы? Гадәттә, иң мөһим әйберләр баштан чыгып китә. Ә бу ярдәмче белән син барлык эшләреңне дә исеңдә тотачаксың. Хәбәрнамәләрне текст, шулай ук аудио форматка көйләп була.

@YTranslateBot

Вакыт әрәм итеп, яхшы тәрҗемә итүче кушымтаны эзләп утырганчы, шушында гына керәсең дә, барысын да эшләп атасың. Әлеге Тelegram бот 12 тел белә. Шунда ук кирәкле текстны язып, секунд эчендә әзер тәрҗемәне кулланырга мөмкин. Бу ярдәмче чит илләрдә дуслары булган кешеләргә бигрәк тә туры килә.

@GmailBot

Әгәр син эшкә чумган, һәрвакыт кирәкле хатларга җавап биреп утыра торган кеше икән, биредә моны бик җиңел генә башкару мөмкинлеге бар. Хатлар кайсы почтага килү мөһим түгел: шушы бот ярдәмендә син аларга Тelegramнан гына да җавап бирә аласың.

@YaMelodyBot

Кыскача гына әйткәндә, җаның теләгән җырны табып бирә бу ярдәмче. Берничә секунд, һәм син җырның исеме белән таныш! Өстәвенә, аның сылтамасын да бирәчәк әле

@summarization_bot

Артык күп эшләр белән мәшгуль булып, чатка килгән хатларны укый алмадыңмы? Бу Тelegram бот сиңа соңгы сәгатьтә нәрсәләр язышканнары турында сөйләп бирәчәк.

@fStikBot 

Монда исә үз стикерпагыңны булдыра аласың. Дусларыңа да җибәреп, бергәләп иң текә стикерлар ясау мөмкинлеген ычкындырма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев