Логотип Идель
Бу – тема!

ТДИга РӨХСӘТ АЛ: ӘҢГӘМӘ УЗ

БДИ, ТДИлар әле май ахырында гына җитсә дә, 9нчы сыйныфларга беренче чирканчык 13нче февральдә көтелә. Бу көнне рус теленнән сөйләм өлеше (устное собеседование) узачак. Аны бөтен Россиядә тапшыралар.

Әлеге “шәп” яңалыкны укучылар сентябрь аенда ук белеп алды. Сөйләм теленнән әңгәмә – ТДИга керү өчен рөхсәт алу дигән сүз. Төп максаты – укучыларның сөйләм күнекмәләрен тикшерү.

Шушы сынауны ике ел дәвамында әзерләгәннәр. 2017, 2018 елларда 9нчы сыйныфларда күнекмә чаралары уздырылган. Аларда 800 мең укучы катнашкан. Әлбәттә, Татарстан да, һәрвакыттагыча пилот төбәк буларак, бу яңалыклардан читтә калмый. 2016 елда бу апробациядә Казанның 280 укучысы катнашса,2017 елда Казан шәһәре, Биектау, Лаеш, Питрәч районнарыннан 280 егет-кыз сыналган. 2018 елда рус теленнән сөйләм өлешен тапшыручылар тагын да арткан: 11 меңгә җиткән!

Былтыр 9 ноябрьдә исә мондый “имтихан”да үзен 3318 кеше тикшергән. Шул вакытта укучыларны текст яхшы укуы, диалогны уңышлы оештырулары ачыкланган. Тик укучылар тексттан, цитаталар китергәндә, хаталар җибәрә, бер төрле синтаксик конструкцияләр куллана, күп кенә егет-кызларның сөйләм теле әллә ни бай түгел, текстны сөйләгәндә дә грамматик, мантыйкый хаталар җибәрәләр икән.

9нчы сыйныфлар сөйләм әңгәмәсенә кертелү өчен гаризаларны инде гыйнвар башында ук язып куйды. Бер карасаң, 15 минутлык сынауда әллә ни түгел кебек. Тик аңа әзерләнү, эчке мандраж укучыларны куркытмый калмый. Сынауга кереп утыргач, әзерләнү өчен 1 минут бирелә. Нәтиҗәдә, әңгәмә “зачет” яки “незачет” системасы белән бәяләнә. Зачет алу өчен 19 баллдан ким дигәндә 10 балл алу җитә.

13 февральдә Россиядә 1 миллион 9нчы сыйныф укучысы шушы сынауда катнашачак. Татарстан мәктәпләрендә аны 37 688 укучы тапшыра, 50 укучы сәламәтлек торышы буенча – өйдә. Әлеге сынауны тапшыра алмаучылар (мондыйлар булмас дип теләп торабыз!), 13 мартта һәм 6 майда кабаттан тапшырырга мөмкин. Һәр укучының чыгышы аудиога язылып барачак. Җавапларны укытучылар сынау тапшырган көнне үк бәяләсә дә, аның нәтиҗәләрен 19 февральдә генә белеп булачак. Шунысы да бар: мәктәпләргә бу көнне Рособрнадзор вәкилләре һәм башка тикшерүчеләр дә килергә мөмкин.

13 – бәхетсез сан, диләр. Тик Татарстанның барлык 9нчы сыйныф укучылары өчен, һичшиксез, уңыш һәм бәхет китерер, дигән өметтә калабыз. Уңышлар сезгә, укучылар!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев