Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТМЕДИА КОЛЛЕГИЯСЕ: НӘТИҖӘЛӘР ҺӘМ МАКСАТЛАР

«Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы 2021 елга нәтиҗәләр һәм 2022 елга куелган бурычлар турында киңәйтелгән утырыш үткәрде. Коллегиядә күтәрелгән кайбер мәсьәләләр, нәтиҗәләр һәм максатлар турында безнең язмада укыгыз!

1) «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бүгенге көндә Татарстанда квалификацияле журналистларның җитмәве турында сөйләде.

Ул әйтеп үткәнчә, белгечләр җитмәве аеруча түбәндәге квалификацияләрдә күзәтелә: корреспондент, SMM-белгечләр, редактор, реклама буенча белгеч, режиссер.

2) «ДИАЛОГ» оешмасының генераль директоры урынбасары «Татмедиа»ның интернетта видеолар белән уңышлы эшләвен билгеләп үтте.

Андрей Цепелев, «Татмедиа» республика агентлыгы коллегиясендә чыгыш ясаганда, холдингның яңа видеоформатлар белән нәтиҗәле эшен билгеләп үтте. Аерым алганда, ул «Татмедиа»ның TikTok аккаунтына игътибар итте.

3) Татарстанда төп яңалыклар чыганагы булып рәсми сайтлар тора.

Бу хакта «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде. Ул әйтеп үткәнчә, матбугат белән тәэмин ителеш буенча ил күләмендә Татарстан алдынгы регионнарыннан берсе булып тора.

4) Айдар Сәлимгәрәев: «Z» буыны өчен контентны камилләштерәбез.

Республика агентлыгы башлыгы YouTube, Instagram һәм TikTok’та карау буенча күрсәткечләрне арттырырга, шулай ук, балалар һәм яшүсмерләр белән офлайн чараларны күбрәк үткәрергә кирәк дип саный. Шуңа өстәп, ул Татмедиа Junior проектының уңышын билгеләп үтте.

5) 350 меңнән артык кеше Telegram’да чат-ботлар кулланды.

2021 елда Татарстан Президенты Аппараты ярдәме белән Telegram’да «Татмедиа» агентлыгы тарафыннан «чат-ботлар фабрикасы» проекты тормышка ашырылды.

6) Татарстанда республиканың барлык теле- һәм радиоканалларының бердәм цифрлы платформасы барлыкка киләчәк

Проект «Татмедиа» агентлыгы тарафыннан IOS һәм Android мобиль кушымтасы рәвешендә эшләнәчәк. Аның максаты – республика халкына теле- һәм радио-продуктларының бердәм мәйданчыгына керү мөмкинлеген булдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев