Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАН «ЗУР ЭТНОГРАФИК ДИКТАНТ»КА ӘЗЕРЛӘНӘ

3 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә «Зур этнографик диктант» узачак. Анда Россиянең 85 төбәге, БДБ илләре дә - Әзербайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Абхазия, Көньяк Осетия - катнашачак.

Быел диктант халыкара статуска ия булган. Ә былтыр анда Төркия һәм Швейцария илләреннән генә катнашканнар. Диктантта һәркем катнаша ала. Татарстанлыларга исә чара уздырылачак мәйданчыкларга гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Акция нәтиҗәләре Россия Конституциясе көненә – 12 декабрьгә билгеле була.

Чит илләрдә һәм Россиядә әлеге чара 1500 мәйданчыкта уза. Иң күп мәйданчыклар Удмуртиядә (210) һәм Краснодарск краенда (137) ачылачак. Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, Россиядә яши торган халыклар турында никадәр хәбәрдар булуын тикшерә.

Биремнәрнең гомуми саны – 30. Катнашучылар тест рәвешендәге сорауларга җавап бирәчәк. Аларны билгеле бер вакыт эчендә башкарырга кирәк. Диктантта иң күбе 100 балл җыеп була. Төбәктәге мәйданчыкларга бара алмаучылар үзләрен  www.miretno.ru сайтында онлайн рәвештә сыный ала. Диктант нәтиҗәләре буенча этнография фәнен укыту планына үзгәрешләр кертеләчәк.

Татарстанда әлеге диктант узачак мәйданчыклар:


1.​ Әгерҗе – район Үзәк китапханәсе

2.​ Азнакай – Халыклар дуслыгы йорты

3.​ Аксубай – район Мәдәният йорты

4.​ Әлмәт – Әлмәт муниципаль хезмәт дәүләт институты

5.​ Арча – район Мәдәният йорты

6.​ Баулы – Покровский-Урустамак авылының урта мәктәбе

7.​ Бөгелмә – Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе

8.​ Алабуга – район Үзәк китапханәсе

9.​ Яшел Үзән – 3нче гимназия

10.​  Минзәлә – 3нче урта мәктәп

11.​ Кукмара – Чыңгыз Әйтмәтов исемендәге 1нче гимназия

12.​ Чирмешән – район Балалар иҗат мәктәбе

13.​  Балтач – район Үзәк китапханәсе

14.​ Чүпрәле – район Мәдәният йорты

15.​  Түбән Кама – Халыклар дуслыгы йорты

16.​ Менделеевск – Халыклар дуслыгы йорты

17.​ Тәтеш – П.С. Ханжин исемендәге 1нче урта мәктәп

18.​ Нурлат – Халыклар дуслыгы йорты

19.​ Лениногорск – район Мәгариф идарәсе

20.​  Яр Чаллы – Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия

21.​ Казан – Халыклар дуслыгы йорты, Павлюхин урамы, 57

22.​ КФУ, Сул Як Болак урамы, 44




Белешмә:

2016 елда «Зур этнографик диктант»ны 90 мең кеше язган. Иң яшь катнашучы Ульян өлкәсеннән булган (12 яшь), ә иң олы катнашучы – Мордовиядән (80 яшь). Диктант өчен уртача балл – 54. Ә баксаң, 100 балл җыеп булган икән. Ил буенча диктантның уртача баллы 54тән артмаганда, Татарстан иң югары нәтиҗәләр күрсәткән. Бездә уртача балл 81,3 балл җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев