Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАН СТУДЕНТЛАРЫ НИ СӘБӘПЛЕ ЭШЛИ?

HeadHunter тикшеренүләр хезмәте бер кызыклы сораштыру уздырган. Аның максаты – Татарстан студентларының эшләү-эшләмәвен һәм эш эзләгән вакытта нәрсәләргә игътибар итүен ачыклау булган. Сораштыру 16-22 гыйнвар көннәрендә 2050 Татарстан студенты арасында уздырылган.

hh.ru турында

hh.ru – эш яки хезмәткәрләр эзләү өчен сайт. 250 мең компания аның клиентлары булып тора. Сайт базасында 43 миллионнан артык резюме тупланган. Анда көн дә 620 меңгә якын вакансия тәкъдим ителә. Ул эш яки хемәткәрләр эзләү порталлары арсында дөньяда 3нче урында тора.

Нәтиҗәләр нинди?
 

Татарстан студентларының 61%ы эшләп укый икән. Һәр дүртенче студент тулы көн эшли. Эшләүче студентларның нибары 26%ы гына үзләре укыган белгечлек буенча хезмәт куя. Күпчелегенең (52%) эше үзе укыган һөнәргә бәйле түгел. Шунысы кызыклы: респондентларның 16%ы укулары тәмамлангач та хәзер эшләп йөргән компанияләрендә калырга ниятли.

– Студентлар ни сәбәпле эшли? Моның төп сәбәбе акча эшләү икәне билгеле. Еш очрый торган икенче җавап – тәҗрибә туплау, практик белемнәр алу теләге, - ди Идел буе HeadHunterның матбугат хезмәте җитәкчесе Александра Севостьянова.

Сораштыруда катнашкан 25 яшькәчә булган кешеләр эш эзләгәндә менә нәрсәләргә игътибар итә икән:

– уңайлы шартлар булган эш урыны;

– уңайлы эш графигы;

– карьера үсеше өчен мөмкинлекләр;

– артыгын эшләгән хезмәт өчен өстәмә түләү;

– компаниянең өстәмә белем алуны (квалификацияне күтәрү, трениглар һ.б) түләве һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев