Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРГА ТЫЛМАЧ КИРӘК?!

Юлий Цезарь берьюлы берничә эш белән шөгыльләнә алган, ди. «Шул да булдымы, аны мин дә эшлим: ашыйм, шул ук вакытта сулыйм, күзләремне ачып-ябам», дисеңме? Алайса, әлеге мәкаләне укымыйча калдыра күрмә. Бүген сине замана Цезарьләре – синхрон тәрҗемәчеләр белән таныштырасыбыз килә. Алар син санаганнар белән беррәттән бер үк вакытта тагын берничә эш башкара ала.

Чишмә башы


Төрле ил вәкилләре катнашында узган бер генә генә зур чара да (ә Татарстаныбызда алар бик еш уздырыла) синхрон тәрҗемәчедән башка узмый. Дипломатия, бизнес, мәгариф – боларның берсен генә дә бүген синхрон тәрҗемәсез күз алдына китереп булмый.

Синхрон тәрҗемәче – сөйләүченең сүзләрен сөйләм барышында ук икенче бер телгә тәрҗемә итүче кеше. Кирпеч ташып, агач кисмәсә дә, әлеге һөнәр шактый катлаулы һәм четереклеләрдән санала. Юкка гына мондый тәрҗемәчеләр ярты сәгать саен алышынмыйлардыр.

Әлеге һөнәргә XX гасырда нигез салына. ХІХ гасыр ахыры ХХ гасыр башларында кешелекнең бик күп өлкәләрдә алга китүе күзәтелә. СССРда синхрон тәрҗемәнең дебюты 1926 елда була (Коммунистик интернационалларның 6нчы корылтаенда).

1935 елда Ленинградта узган XV Халыкара физиологик конресста академик Павловның сүзләре инглиз, алман, француз телләренә тәрҗемә ителә. Коммунистик партияләрнең XX корылтаенда 6 телгә тәрҗемә оештырылса, XXIдә 184 телгә тәрҗемә була.

Юлий Цезарь да көнләшер!


Синхрон тәрҗемәче оратор сүзен әйтеп бетергәнче үк тәрҗемә итә башлый, ягъни бер үк вакытта тыңлый да, тәрҗемә дә итә, әле өстәвенә сулый, карый... Ул сөйләүче кешедән ярты җөмләгә генә калыша ала, аннан да күбрәк рөхсәт ителми. Беренче карашка, әлеге һөнәр фантастика булып тоелырга мөкин. Чыннан да, ничек итеп кешенең әле сөйләнелеп тә бетмәгән сүзен икенче бер телгә тәрҗемә дә итәргә, шул ук вакытта әле һаман да сөйләнгәннәрен дә тыңлап өлгерергә соң? Моның гади генә бер сере бар икән бит! Күп кенә телләрдә сүзләрнең күпчелек өлеше җөмлә эчендә бернинди дә роль уйнамый. Андый сүзләрне әйтсәң дә, әйтмәсәң дә шул ук мәгънә саклана (теркәгеч, кисәкчә, кереш сүзләрне шундыйлар рәтенә кертергә мөмкин), аның каравы, алар тәрҗемәчегә өстәмә вакыт бирә, ул «артык» сүзләрне тәрҗемә итми генә, әйтелгәннәрнең иң кирәк өлешен җиткерә.

Аның ялгышырга хакы юк!


Профессиональ синхрон тәрҗемәчегә төрле темаларда үзен сынап карарга туры киләчәк (медицинада да, космоста да). Шуңа күрә чара алдыннан ул нинди темага сөйләшү буласын алдан белергә һәм терминнарны кабатлап килергә тиеш.

Шунысы куркыныч: сөйләшү барышында әлеге һөнәр иясе кайтып уйлап, аннан әйткән сүзләрен дөресли алмый. Әлеге һөнәрнең нечкәлекләре һәм эш барышында туган авырлыкларны җиңү серләре турында үз эшенең остасыннан сорыйк.




Жанара Сарманова (бу өлкәдә эшләү тәҗрибәсе – 5 ел):


– Рус, инглиз, казах телләрендә тәрҗемә итәм. Беренче ике елда кыен иде, хәзер азмы-күпме тәҗрибәм бар, әлеге эш миңа артык авырлык тудырмый.

Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университетын тәмамладым. Студент елларында ук тәрҗемәче булырга теләдем, тик үземне язып тәрҗемә итүче итеп күз алдына китерә идем. 3нче курста укыганда, синхрон тәрҗемә буенча практикадан соң әлеге юлны сайларга карар кылдым, шул елны ук эшли дә башладым.

Темаларга килгәндә, медицинадан кала, барлык темаларга сөйләшүләрне да тәрҗемә итә алам. Медицинага алынырга әлегә шүрлим, чөнки бу өлкәне аңлап бетермим.

Берсендә Париждан киләсе министр урынына башка бер кеше килде: ул сорауларга авырлык белән җавап бирде, сүзнең нәрсә турында барганын аңламады. Шул чакта «Әллә гаеп миндәме?», – дип бер үк әйберне кат-кат сораганым истә. Соңрак чыгыш ясаучының бу өлкәдә сай йөзгәнлеге ачыкланды. Бу миңа яхшы сабак булды: дөрес булмаган әйбер сөйлим дип уйласаң, һәрчак яңадан сорарга кирәк, безнең ялгышлык җибәрергә хакыбыз юк. Әгәр спикер артык сузып сөйли башлап, эзлеклелек югалса, мин аның сүзләрен конкретлаштыруын, төп өлешләргә генә тукталуын сорыйм.

Әлеге эш чыннан да арыта, тик бу физик ару түгел, баш арый. Моннан котылырга миңа спорт ярдәм итә: спортзалга йөрим, йөзәм, шул рәвешле башымны ял иттерәм».




Синхрон тәрҗемәче нинди булырга тиеш?


– яхшы хәтерле;

– игътибарлы,

– тиз реакцияле;

– чыдам;

– белемле;

– яхшы ишетә торган;

– матур һәм аңлаешлы итеп сөйли белә торган.
Кайда укырга?

Югары белем бирү йортының чит телләр факультетында белем алырга һәм күпьеллык чит тел курслары тәмамларга да мөмкин.

Профессиянең уңай һәм тискәре якларын бизмәнгә салып үлчәп карыйк:


«+»:


– яңа илләр, җирләр күрү мөмкинлеге;

– югары хезмәт хакы.

«-»:


– синхрон тәрҗемәче үзенә үзе хуҗа түгел, ул гел башка кешенең уйларын, сүзләрен сөйли, үз фикерен әйтә алмый;

– баш арый, бу исә үз чиратында ялыгуга, хәлсезлеккә китерегә мөмкин.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев