Логотип Идель
Бу – тема!

«ТАТАР КЫЗЧЫГЫ-2022»: «БӘЙГЕ ТАТАР ТЕЛЕН, ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРНЕ САКЛАП КАЛУДА БУЛЫША»

Бишенче ел рәттән бөтендөнья татар конгрессы «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый җәмгыяте белән берлектә «Татар кызчыгы, Татар малае» дип аталган бәйге уздыра. Казан районнары исеменнән 6-7 яшьлек балалар үз бакчаларын тәкъдим итә. Быел башкалада 200 бала арасыннан 16сы финалга әзерләнергә сайлап алынган.  

Кичә Казанның «Дворянское гнездо» ресторанында катнашучы кызчыклар өчен остаханәләр узды. Аның беренче өлешендә балалар чәк-чәк пешерергә өйрәнде, икенчесендә исә кызлар Сабантуй сөлгесен чиктеләр. Әле бик кечкенә булуга карамастан, алар барысын да тырышып, ахырына кадәр үзләре башкарып чыктылар.

«Балага кушылып, аның әти-әнисе, әби-бабасы да өйрәнә, ягъни гаилә тулысынча бу эшкә алына. Балага кечкенә вакыттан ук барысын да сеңдереп калдырсак, ул гомер буена бу сәләтен югалтмаячак, үз гаиләсен, буыннарын белеп үсәчәк, – дип билгеләп үтте ТР «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Остаханәләр тәмамлангач, жюрилар балаларның эшләрен бәяләде, тиешле билгеләр куйды. Чара күңелле һәм җиңел атмосферада узып китте. Ә ата-аналар үз кызлары өчен җан атып торды.

«Безгә мондый бәйгеләр бик ошый. Оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Бәйге балаларга татар телен, гореф-гадәтләрне саклап калуда булыша. Остаханәләр кызларга тәмле ризыклар пешерергә генә өйрәтеп калмый, ул шулай ук аларга үзләренең әби-бабаларын истә тотарга кирәклек турында да аңлата, – дип бүлеште нәни катнашучы, Аиша Зарипованың әнисе.

Фирүзә ЗАКИРҖАНОВА фотолары

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев