Логотип Идель
Бу – тема!

ТАССР ТУРЫНДА ЯҢА КИТАПЛАР ЧЫККАН. НИНДИ?

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты яңа басмалар чыгарган. Алар махсус ТАССРның 100-еллыгына атап әзерләнгән. Шул уңайдан уздырылган матбугат конференциясендә без дә булдык.

Китапларны чыгаручылар әйтүенчә, иң авыры текст җыю түгел, ә иллюстрацияләрне туплау булган:

- Бигрәк тә XX гасыр башындагы дәүләт эшлеклеләренең фотосурәтләрен табу кыен булды, - ди «Заман» нәшрияты директоры Марат Гарифҗанов.

Нәтиҗәдә, меңнән артык сурәт тупланган. Алар ТРның Милли музее, ТР Дәүләт архивы һәм шәхси архивлардан җыеп алына:

- Арасында ачлык елларында төшерелгән уникаль фотолар да бар, — дип сөйләде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллин.

Энциклопедия институты өч басма тәкъдим итә:

1) «Татарстану - 100 лет: иллюстрированные энциклопедические очерки». – Казань, 2019. – 600 с.

2) «Центральные органы государственной власти и управления Татарстана (1920–2020 гг.): научно-справочное издание». – 400 с.

3) «Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз»: Р.В. Шәйдуллин, Л.М. Айнутдинова, М.З. Хәбибуллин, Б.Л. Хәмидуллин. – Казан: «Заман», 2020. – 408 с.

Болардан тыш, дүртенче басма да әзерләнә икән. Бу турыда Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев:

- Ул «100 сәяси эшлекле» дип аталачак. Анда Татарстан тарихында мөһим роль уйнаган 100 шәхес турында фәнни-биографик очерклар урын алыр, дип көтелә. Кемнәрне сайларга икән дип озак бәхәсләштек, - ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев