Логотип Идель
Бу – тема!

СУВЕНИРЛАР САЙЛАУ – БИК ЧЕТЕРЕКЛЕ МӘСЬӘЛӘ яки КӘЕФНЕ ТӨШЕРМӘСТӘЙ ҺӘМ КРЕАТИВ БҮЛӘКНЕ НИЧЕК САЙЛАРГА?

Көн дә бәйрәм көн дә туй хәзерге заманда, шуларның барысына каян бүләк җиткереп бетерәсе икән ул? Гел конверт бирү, картага акча күчерү дә ялкыткандыр. Шул сәбәптән, сезгә, безгә уйланырга бер тема бар: әти-әниләребез заманыннан килгән бүләкләр эволюциясен күзәтик әле. Һәм «Нәрсә бүләк итәргә?» дигән бик авыр «фәлсәфи» сорауга җавап табып карыйк.

«Бүләкнең үз кулың белән ясалганы кадерлерәк» дигән җөмләне кертмәм дигән идем инде. Булмады. Аз гына булса да сызгалый белсәң, портрет яса яки шигырь язып кара. Һәр кеше дә Тукай һәм Бакый Урманче булып тумаган, әлбәттә, әмма килеп чыкмаса да карикатура яки ак шигырь дип аңлатырсың. Һичьюгы, ике якка да кызык булачак. Шулай ук футболкаларда, худиларда акрил белән рәсем төшерү бик популяр.

Миннән супер киңәш – киләчәккә хат язу. Мин үзем биш кешегә яздым. Башкача аны «вакыт капсуласы» дип әйтергә дә була. Күз алдыңа китер, сиңа инде 50 яшь, балаларыңны, оныкларыңны озаткач,  шкафтагы бер хатка күзең төшә. Ул синең 30 ел элек язган дустыңнан. Анда ул сиңа бәйле хыялларын, кызык вакыйгаларыгызны, алдагы тормышыңны  30 елдан соң күзаллап язган. Укып бетергәч синең кулың телефонга үрелә. Бәлки сез һаман да дуслардыр һәм ул әле яңа гына синдә кунак булып киткәндер, бәлки сез инде күптән аралашмыйсыздыр. Ә бу аны табарга, утырып сөйләшергә бер сәбәп булыр.

Элеккеге бүләкләрне искә төшерегез әле. Каз тәне заряды җибәрәм: бер, ике, өч... разряд! Чәй сервисы, мендәр һәм юрган, одеколон, гель һәм шампунь, люстра, пейзаж төшерелгән картиналар, фотоальбом, люстра, копилка, ат сыны, алтын алка, орхидея, фоторамка, футболка... Тәк, боларның барысын бар рәткә тезеп, заманча һәм яшьләрчә эквивалентларын уйлыйбыз.

Мөгаен, элегрәкСасвыт-саба кешегә һәрвакыт кирәк, дип уйлаганнардыр инде. Сезнең дә шкафыгызда әниләрегезнең туена бүләк ителгән сервислар һаман торадыр әле. Кайбер кадерлеләре шулай 15-20 еллап тузан җыя, кайберләре башка кешегә бүләк итеп бирелә. Шулай ук хәзер заказга эшләнгән фотолы кружкалар да маркетингтан чыгып бара. Әмма бу – чынаяклар инде бүләккә бирелми дигән сүз түгел. Мәсәлән, интернет кибетләрдә сыеклык салгач кына йолдызлар яна торган, яки кәефне төс алышу белән күрсәтә торган чынаяклар бар. ҺӘМ! Төркемдәш кызлар Яңа елга термос биреп абыемның кәефен төшергәннәр иде. Кызлар, егетләр – дальнобойщиклар түгел, термокружка белән чикләнегез. Сыйныф җитәкчебез үзе ясаган рәсемне кыстырып һәрберебезгә термокружка бүләк иткән иде. Ул да Бакый Урманче түгел инде, түгәрәк аркылы сызык, ян якка ике сызык, өчпочмак, янында Тукай китабы, логарифмнар һәм бетте!.. Алисә әзер. Сезгә бу шедеврны күрергә кирәк.

Егетләргә пультлы машина кирәк, 20 яшьтә дә 40 яшьтә дә. Ялгышмассыз! Алар һәрчак кечкенә малай булып калалар. Ә кызларга йомшак уенчыклар 20дә дә 40та да кирәкме икән? Юктыр. 5 минут елмаю һәм гомерлек тузан абонементы гына бүләк итәчәксез.

Мендәр һәм юрганнарга килгәндә, йомшак матур мендәр һәм пледлар әле актульлеген югалтмады бугай. Бу ни белән бәйледер, бәлкем, син аны кулланганда дустыңны исеңә төшереп, аның җылы энергиясен тоясыңдыр? Чыгарылыш кичәсендә без, сыйныфташлар бер-беребезгә истә калырлык бүләкләр бирергә тиеш идек. Әмма кемгә бирәсебез билгесез иде, музыка барганда түгәрәк эчендә йөргән бүләк кем кулында кала, шуңа бүләк булып кала иде. Шунда бер кыз мендәр бүләк итте. Һәм бөтен кеше аны бик мөләем бүләк итеп кабул итте. Сезнең каршыда бик акыллы булып утырсам да, минем пазл һәм носкиларым 2 метрлы егеткә эләкте, чөнки мин моның турында онытып, чыгарылыш кичәсенең иртәсендә генә яшен тизлеге белән иң якын кибеттән бүләк алган идем. Минем кебек булмагыз, зинһар.

Душ һәм гигиена әйберләре, ислемай һәм бизәнгечләр бирү мишеньгә ук тию ихтималы 100 % булса гына туры килә. Кешнең нинди ислемай яратканын белмисең икән, бирмә – бик гади канун. Шулай да соңгы арада «Dyson» фены белән җеннәнеп алдылар. Ягьни бу очракта кызлар үзләренә нәрсә кирәген, йөзеңә үк бәреп әйтәләр. Акчаң гына булсын.

Картина, сувенир, ваза, люстра ише әйберләр биргәндә дә мишеньга төз атмаска мөмкинсез. Сувенирлар сайлау бик четерекле мәсьәлә. Гомумән, кеше хәзер өендә бар нәрсәне дә интерьерга туры китерергә тырыша. Чынаяклардан алып, картиналар, мендәрләргә кадәр. Бу тигезләмәне чишәр өчен сез арт-студиягә, чүлмәк ясау остаханәсенә сертификат ала аласыз. Кеше үзенә кирәкне үзенчә эшләячәк. Абонементлар бик яхшы әйбер. Бу гади катыргы кисәге генә түгел, чөнки син кешегә яңа хобби табарга, илһамланырга ярдәм итәсең дигән сүз. Әмма спортзалга яки барберга (чәчтарашханә) юллама алсаң, син аның кәефен төшерергә мөмкинсең, ул: «Эһе, мин үз-үземне карамыйм, дип уйлый бу бәндә» – дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

Кызларга нәрсә инде, саесканга кебек ялтыравык алтын, көмеш кирәк. «Cartier» булмаса да «Sokolov» алка-йөзекләренә акча табып була. Минем дустыма төрек сериалыннан Эда Йылдызга Серкан бүләк иткән ал таҗлы чәчәк формасындагы йөзек бүләк иткәннәр. Шәп, әйеме? Алдагыга әйләнеп кайтып үз кулың белән эпоксид сагызыннан матур кулон ясасаң, яки «ловец снов» үрсәң була. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, элегрәк бисер – башлангыч класс укучылары өчен вак маториканы яхшырырга яраса, хәзер инде буй җиткән кызлар да бу шөгыль белән мавыга. Бу трендка әверелде. Бала-чагаларский стиль кебек.

Фоторамка һәм фотоальбомнар. «Фотоальбомнар» дигәч буш чәчкәле альбом түгел, ә дембель альбомыннан да матуррак, хислерәк, ихлас фотолар һәм язмалар белән тулы альбом күз алдыма китерәм, ягъни инде әзер фотолар һәм җылы сүзләр белән тулы. Шулай ук төрле социаль челтәрләрдә язышкан диалогны да китап итеп ясарга мөмкин. Әлеге бүләк дусларга караганда, пар булган егет һәм кызга ныграк килешә. Уртак фотолардан букет та эшләп була. Шулай ук полароид, блоггерлар куллана торган түгәрәк лампа бүләк итәргә мөмкин, кыйммәт дисәгез, юк, кредит алмагыз, уртак дусларыгыз булса, җыелышып бер бүләк алыгыз. Билгеле бер тематикадагы фотосессия оештырсагыз,үзенә генә сертификат алсагыз да, мәңге истә калырлык булыр. Бер төркем дуска берләшеп уйный торган уеннар да алып була, төрле социаль челтәрләрдә мемлы сурәтләр бик популяр: син билгеле бер ситуациягә мем саласың. Безгә сыйныф җитәкчесе, ул юкта кәгазьгә язып уйнаганны белгәч, «Мафия» уенын бүләк иткән иде.

Гомумән, һәрбер төркемнең үз йолалары: кемдер төнге 12дә уятып дустының битенә торт «чәпи», чәчәкләр бирә. Кемдер җыелып учак янында утыра. Берничә ел элек плакатлар ясау популяр иде, аеруча «Добрый», «Любимый», «Mars» ише исемнәре сыйфатка охшаган тәм-томнардан ясалган плакатлар, аннан соң инде тәм-томлы, җиләк-җимешле букетлар, бокслар сатыла башлады.

Гөлләрне күпчелек очракта укытучыларның туган көннәренә, 8 мартка бирәләр. Сез дә орхидея чорын сизгән идегезме ул? Чәчәк кибете киштәләрендә барлыкка килү белән бар кеше бүләккә орхидеяләр сатып ала башлады. Әмма аны тәрбияләп тоту авыр булганлыктан кайберәүләрнең ул икенче туган көнгә кадәр дә яши алмады. Әкренләп кенә Орхидея, Калла, Азалия, Кактус һәм Суккулент һәм чәчәксез, артык игътибар кирәк булмаган гөлләргә игътибар бирелә башлады. Ә чәчәк бәйләмнәренә килгәндә, аларның да матурдан-матурлары чыгып тора, артык күп төрле, төсле чәчәкләр урынына пастель төсләрдәге пионнар, гвоздика, гипсофиллар килә.

2000 нче елларның башында туган һәр баланың туган көненә бер тапкыр булса да футболка, оек бүләк иткәннәрдер, дип уйлыйм. Анысы да әле үз размерың түгел, ә үскәч кия торган. Хәзер исә кибеттәге ярты кием «оверсайз», әмма барыбер андыйны бирмиләр. Аның каравы текә носкилар заманы җитте хәзер. Кешене киеменнән түгел, носкиеннан каршы алалар хәзер.

Туган көннәрнең берсендә сыйныфташка ак куян баласы бүләк иткәннәр иде. «Ути-пути» килделәр инде аның белән, җитмәсә алсу бантигы да бар иде муенында. Шундук сорау: ничек асраган һәм өйнең кай өлешендә тоткан икән ул аны? Җәнлекләр бирү – бик мөләем күренеш. Әле тирәнрәк чумсаң, заманында умартасын да, дүрт тояклыларын да биргәннәр. Шулай да, песи һәм этләр бирү модадан беркайчан чыкмас, мөгаен. Әмма әти-әниләре, баланың фобияләре белән килешү төзү дә бик мөһим. Миңа тычкан я кумак бирергә уйласагыз, шундук ядрә кебек өйдән я сез я мин чыгып очачакмын.

Без хәзер күп әйбергә җиңел карый башладык: социаль челтәрләрдә яхшы чыкмаган фотолар урнаштыруга адекват карыйбыз, тортларга «Картаю көнең белән» ише җөмләләр өчен бүләк бирүченең башына сукмыйбыз, ә киресенчә көләбез генә. Сториска «Карта номерга бәйләнгән» дип тә куярга мөмкин җитмәсә, ягъни оялу икенче планда калып бара. Туган көн гади гаилә бәйрәменнән мактануга әверелергә дә мөмкин. Икенче яктан караганда, кеше үзенең үзенчәлегенә басым ясый, шуңа күрә аның яраткан фильмы, җырчысы, хобби белән бәйле әйберләр бирсәгез, ул аеруча нык сөенәчәк. Шулай итеп, шәп бүләк өчен индивидуальлекне ассысыклау һәм әз генә булса да үз өлешеңне кертү мөһим. Мин биргән иң сәер бүләк – сырлы соус. Бөтен кеше тәм-томнардан букет һәм бокслар әшли, ә мин «рәхәт яшәү яки исән калу» боксын тутырган идем. Ул егет карабодайны да майонез белән ашый, ә соус һәм башка зарарлы ашамлыклар аның өчен бик актуаль бүләк иде.

Сыйныфта тагын бер минем кебек малай сәер бүләкләр бирергә ярата иде. Ул миңа чын томатлардан ясалган эко сыек сабын бүләк иткән иде. Аның тәмле исе... Шулай ук ул тагын бер кызны «Мөслимгә бер атналык путевка» дигән юллама белән бүләкләде. Шәп бит. Ерактагы дустыңны үзеңә кунакка чакыру, яки бер көнгә булса да башка шәһәргә бару, әйтик, электричкага утырасың да иртәнге рейс белән Арчага кузгаласың. Әлбәттә, һәрбер кеше туган көненә истә калырлык сәяхәт, Париж, Нью-Йоркка авиабилетлар турында хыяллана. Монысын ук чынга ашыру катлаулы булса, Мәскәүгә яки Казанга билет, алырга бик мөмкин. Элегрәк әти-әниләр дә балаларының туган көннәре җәен булса, якын-тирәдәге шәһәрнең атракционнарына йөртәләр иде. Моннан чыгып, шуны әйтәсе килә: кешегә иң мөһиме – игътибар, вакытыңны аңа багышлау. Кызык бүләк эзләп, ярты сәгать котлау сүзе әйтеп, ике сәгать кинода утырып вакыт үтәме – анысы сездән тора. Кеше үзенең кадерле икәнен тоярга тиеш.

Шулай ук бу Мөслим малае минем 18 яшьне онытып, кибеттән алынган носкиларга  «тәпиләрең өшемәсен», йомырка формасындагы шоколадларга «тавыкларың күкәй салмый башласа» һәм башка язулар (алар миндә әле дә саклана) белән тәм-томнар бүләк иткән иде. Экстренный ситуациядән гел чыгу юлы бар. Креатив чыгу юлы.

Туган көнгә бәйле һәр әйберне эволюция итеп карарга кирәк. Аллы-гөлле А4 открыткалары аз сүзле кечкенә открыткаларга әйләнде, зур тортлар «бенто» тортларга әверелде, шәмнәр дә яшь саны белән генә өрелә, бөтен булган сулышың белән миллион да бер шәмне өреп бетерергә тырышмыйлар да, хәл саклыйлар. Кайбер чакта бер генә дә шәм өрәләр,  бургер, пирожное, ролл өстенә куеп өрүчеләр дә шактый. Инде бар булганны җыеп, бәйрәмнәргә дә кисәк кенә минимализм рухы килеп керде.

Алисә ФӘРДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев