Логотип Идель
Бу – тема!

СТУДЕНТ БУЛСАҢ, ШУНДЫЙ БУЛ: ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН СТУДЕНТЫ НИНДИ?

Бүген, 25 гыйнвар, иң текә, иң күңелле, иң креатив кешеләрнең бәйрәме – студентлар көне. Көн саен параларга бару, өй эшләрен эшләү, семинарларга әзерләнү, курс, диплом эше язу, ягъни студент булу – зур һөнәр!
Бәйрәм уңаеннан бу язмада замана студентының образына күз салырга булдым. Нинди икән ул – «modern» студент? Якыннар, танышлар арасындагы күзәтүләргә таянып, мин хәзерге студентны түбәндәге сыйфатлар белән тасвирлыйм:

1. Күпкырлы кызыксынуларга ия;
2. Актив, кызыклы чараларны калдырмаучы, профком белән тыгыз элемтәдә торучы;
3. Тапкыр, төрле ситуацияләрдән тиз һәм җиңел итеп чыга белүче;
4. Иҗади, креатив, идеяләргә бай;
5. Көчле нерв системалы, стресс вакытларында чыдам;
6. Яңалыкка омтылучы;
7. Тормыштан нәрсә теләгәнен белүче;
8. Елгыр, сөйләшү-килешүләр төзи алучы;
9. Җитез, берничә эшне берьюлы башкаручы;
10. Акча эшләүче, үз-үзен материаль яктан тәэмин итүче;
11. Эрудицияле, төрле яктан белемле;
12. Кеше фикеренә игътибар бирмәүче;
13. Укуда зур уңышларга ирешүче;
14. Вакыт белән бергә атлаучы һәм шул ук вакытта тормыштан барысын да алырга җитешүче;
15. Дустанә, яңа танышуларга һәрвакыт шат;
16. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы.
Юкка гына Эдуард Асадов үзенең бер шигырендә мондый юллар язмаган: «Шундый милләт бар – студентлар, күңелле һәм үзенчәлекле халык!» Кыскасы, уку елларының тәмен тоеп, һәр мизгеленнән рәхәтлек табып яшә, студент!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев