Логотип Идель
Бу – тема!

СТИПЕНДИЯ: АНЫ НИЧЕК АРТТЫРЫРГА?

Кичә генә яңа уку елына аяк баскан идек. Бүген инде – ноябрь. Беренче курс студентлары тәүге стипендияләрен дә алгандыр. Стипендяне бюджетта укучыларга гына түлиләрме? Аның күләмен ничек арттырырга? Беренчеләрнең барысын да борчыган әлеге һәм башка сорауларга җавап бирәбез.

Стипендия кемнәргә түләнә?

Белүебезчә, бюджет урыннарында укучылар стипендия ала. Түләп укучылар да аны алырга мөмкин! Әгәр моның өчен сәбәпләре булса, билгеле. Хәзер барысын да бәйнә-бәйнә аңлатабыз.

Академик стипендия

Аны бюджетта укый торган бакалавриат, специалитет һәм магистратура студентлары ала. Бүгенге көндә аның минималь күләме 1707 сумны тәшкил итә. Беренче курсның беренче семестрында ул һәркемгә түләнә, алга таба инде студентның “койрыклары” булмаска тиеш. Шулай булган очракта стипендия сиңа кулъяулыгын болгап: “Пока-пока!” - дип әйтми. Шулай ук “3”ле билгесе алганнарга да ул билгеләнми. Чит ил студентларына бу кагыйдә кагылмый: алар нинди билгеләргә укысалар да, уку дәвамында стипендия алып укый.

Ни кызганыч, коммерциядә, ягъни түләп укучыларга бу стипендия тәтеми.

Арттырылган (повышенная) стипендия

Мондый стипендия һәркемгә дә бирелми. Аның өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:

– уку алдынгысы булу, академик стипендия алу;

– фәнни, иҗтимагый, спорт, мәдәни өлкәләрдә актив булу;

– бу уңышларны раслый торган рәсми кәгазьләргә ия булу.

 

Арттырылган стипендиянең ни рәвешле тапшырылуы һәр университетта төрлечә хәл ителә. Кайчак аны югары уку йорты үзе билгели, кайчак моның өчен студентка портфолио тутырырга кирәк була. Стипендиянең күләме шулай ук аерыла.

Социаль стипендия

Бу стипендияне алу хокукына түбәндәге студентлар ия:

– ятим балалар;

– мөмкинлекләре чикле кешеләр;

– аз керемле гаиләләрдән булучылар һ.б.

Социаль стипендияне алу өчен гариза тутырырга һәм теге яки бу социаль төркемгә керүеңне дәлилләгән документ тапшырырга кирәк. Аның күләме төрле җирдә төрлечә, тик ул 3177 сумнан да ким булмаска тиеш.

Матди ярдәм

Ул кыен хәлдә калган студентларга бирелә. Аларга гаиләләре матди кыенлык кичергәннәр, әтисе яки әнисе вафат булучылар, дәвалану өчен акча кирәк булучылар керә. Студент кешенең баласы туса, шулай ук матди ярдәм күрсәтелә.

Президент стипендиясе

Әлеге стипендияне алу өчен яхшы укудан тыш, әле фәнни эшчәнлек белән дә шөгыльләнү мөһим. Студентны әлеге бәйгедә университет тәкъдим иткәргә тиеш. Стипендиягә иң акыллы, иң актив, иң тырыш студентлар лаек була. Җиңүче студентлар сентябрьдән алып августка кадәр шактый гына зур күләмдәге стпендия ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев