Логотип Идель
Бу – тема!

«СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ»ГА КОТЛАУЛАР

Соңгы кыңгырау чыңларга да күп калмады, ә син һаман укытучыңа булган рәхмәт хисләреңне ничек җиткерергә белми йөрисеңме? Бүген без сиңа котлаулар тәкъдим итәбез, үзеңнең күңелеңә иң хуш килгәнен һәм нәкъ менә син кичергәннәрне чагылдырганын сайлап алырсың ;-) .

1.

Беренче укытучымнын назлы тавышын ишетеп, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк белем дигән мавыктыргыч, яңа дөньяга кереп чумасым килде. Укытучым! Сабый күңеленә ачкыч таба белдегез, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдыгыз. Сез безнең белән шатландыгыз да, көендегез дә, көнне төнгә ялгап эшләдегез, намуслы, шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттегез. Рәхмәт сезгә, беренче укытучым!

2.

Бүгенгедәй минем хәтеремдә

Иң беренче белем бәйрәме.

Бер кулымда әни кулы иде,

Ә берсендә – чәчәк бәйләме.

Тәүге звонок чылтырады безгә,

Ачты олы белем юлларын.

Мәктәп дөньясына рәхим ит дип,

Укытучым сузды кулларын.

Тәүге укытучым каршы алды,

Үзе җитди, үзе ягымлы.

Белем дөньясына юллар салды,

Яраттырды туган ягымны.

Укытучым, тәүге укытучым,

Өйрәтте ул тәүге хәрефне.

Һич онытмам, ак дәфтәргә сузып,

«Әни», – диеп язган дәресне.

Хәрефләрдән яңа сүзләр туды,

Ә сүзләрдән – яна җөмләләр.

Бәлки әле гади бер укучың,

Шигъри биекләргә үрмәләр.

Рәхмәтлемен, тәүге укытучым!

Үрнәк булдың безгә гомергә.

Биргән белем-киңәшләреңне,

Мин саклармын мәңге, гомергә.

3.

Укытучы. Һәркем бу сүзне тирән ихтирамын белдереп әйтә. Һәр кеше үзен укырга һәм язарга өйрәткән газиз укытучысына мең рәхмәтле. Рәхмәт, укытучым!

4.

Мактауларга лаек укытучы!

Ул бит безгә белем бирүче.

Белем чишмәсенең күзе бит ул

Зиһеннәргә аңнар төрүче.

Укытучы! Күпме нәни күзләр

Карашларын аңа төбәгән.

Күзләр аша күңел түрләренә

Акыл сүзен җыеп төпләгән.

Тәүге хәреф, сүзне, җөмләләрне

Укытучы безгә өйрәтте.

Тукай теле аша туган матур,

Саф татарча шигырь сөйләтте.

Укытучым, аның дәресләре,

Туган мәктәп мәңге хәтердә,

Тәүге дәресемне күрер өчен

Кайтыр идем очып хәзер дә.

5.

Сезнең язмыш шундый.

Борчуларсыз үтмидер бер көнегез.

Сез бит безгә белем генә түгел,

Йөрәк җылыгызны бирдегез.

Безнең шаянлыклар чәчегезгә

Өстәгәндер көмеш бөртекләр.

Сезнең язмыш шундый:

Ярдәм итү канат үстергәндә бөркетләр.

Көмеш кыңгырауның соңгы җыры,

Озак чыңлар, чыңлар колакта.

Укытучым биргән ныклы белем,

Офыкларга тарта, еракка.

Без очарбыз шул офыкка карап,

Сезнең караш барыр озатып.

Олы рәхмәт, Укытучым, диеп.

Баш иярбез сезгә бер кайтып.

Безне алда зур сынаулар көтә,

Мәктәп данын hәрчак якларбыз.

Сездән алган тормыш юлламасын

Мәңге тап төшерми сакларбыз!

6.

Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан булып саклана! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы – җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы – кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Укытучы – зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы. Бөек педагог Ян Омос Каменский «Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк» дигән фикерләре белән бик хаклы.

7.

Укытучы! Нинди бөек исем!

Сезнең белән мин бит горурланам.

Чал чәчегез бик килешеп тора.

Сезгә карап һәр көн сокланам.

Тәүге тапкыр килгәч мәктәбемә

Сез бит мине каршы алдыгыз.

Күпме еллар минем күңелемә

Онытылмас эзләр салдыгыз.

Әлифбаны ачып, һәр хәрефен.

Өйрәттегез кат-кат, җентекләп.

Абындырмый бер дә, белем иленә

Җиткердегез мине җитәкләп.

Мөлаем йөз, йомшак тавыш сезнең

Әсир итте мине шул чакта.

Искә төшә, бер дә онытылмый.

Ничек кайтыйк тагын шул чакка?

Әгәр кайтсам сезнең кадерегезне,

Белер идем һәрчак, ичмасам.

Тырышып укыр идем, дәресләрдән

Качмас идем бер дә, һичкайчан…

Сез бит мине кеше итәр өчен,

Күпме хезмәт, вакыт түктегез.

Соңгы звонок… басып торган чакта,

Маңгаемнан килеп үптегез.

Без таралдык. Төрле-төрле якка.

Сез калдыгыз шулчак моңаеп.

Күзләрегез, яшкә дымланса да,

Сиздермичә, безгә елмаеп.

Укытучым. Бик зур рәхмәт сезгә!

Тормышка ашты минем зур хыял.

Исәнлекләр сезгә, сәламәтлек.

Сез бит минем өчен идеал!

8.

Кадерле укытучыларыбыз! Бүгенге бәйрәмегездә сезгә нинди теләкләр, сүзләр генә теләсәк тә, аз шикелле тоелыр. Шуңа күрә рәхмәт әйтеп бер кыйсса сөйләп китәсе килә. Хозыр Ильяс бер авыл янына килеп җиткән. Элек авылга теләсә кем кермәсен өчен авыл капкалары бикле булган.. Шунда аны авылда яшәүче бер бала күреп алган. Ул тиз генә йөгереп килгән дә юлчыга капка ачкан. Бу хәлдән соң Хозыр Ильяс бала янына килгән һәм: «Синең бу яхшылыгың өчен нишлим икән? Рәхмәт әйтсәм, күп булыр, атымны ал», – дигән. Шул рәвешле аңа атын биреп калдырган. Көндәлек тормышта бик гади, баналь рәвештә яңгыраган әлеге сүз үзенә зур мәгънә һәм хисләрне сыйдыра. Шуңа күрә бүгенге көндә сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, рәхмәтле хисләребезне бер нинди дә бүләк алыштыра алмас рәхмәт сүзе аша җиткерәбез хөрмәтле мөгаллимнәребез. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклегегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Рәхмәт, мең рәхмәт!

9.

Укытучым! Сез дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзегезгә туплагансыз. Сездәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, башкалар өчен яшисез. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчегезне куеп башкарасыз. Нарасый күңеленә сез чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.

10.

Без юлларга чыктык кына,

Күңелдә якты теләк.

Иң дөрес, иң туры юлны

Сайлашырга сез кирәк.

Алда көрәшләр дә булыр,

Югалып калсак кинәт –

Егылганда тотынырга,

Көч бирергә сез кирәк.

Сүнгән чакта өметебез,

Калмаган чакта терәк,

Күз яшьләрен сөртә-сөртә,

Юатырга сез кирәк.

Боекмас өчен күңелләр,

Кимсенмәс өчен йөрәк –

Сез кирәк, укытучылар,

Безгә һәрчак сез кирәк! (Ф. Яруллин)

11.

Нинди генә хезмәт иясе үтми укытучы кул астыннан. Шулай булгач, укытучы – һәр һөнәрнең асылы, дияргә тулы хакыбыз бар. Һәр кеше үзенең гомерендә ирешкәннәре өчен остазларына бурычлы һәм рәхмәтле. Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

12.

Укытучыларым, сез мине акны – карадан, синусны – косинустан, ДНКны – РНКдан, ияне – хәбәрдән, подлежащеены – сказуемоедан, материкны – утраудан, калийны – водородтан, күләмне мәйданнан аерырга өйрәттегез. Алтын сабырлыгыгыз һәм киң күңелегез өчен рәхмәт сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев