Логотип Идель
Бу – тема!

СМАРТФОН КАРТАЙТА?!

Җитәр! Телефонда 24/7 утырырга җитәр! Синдә дә кабынамы ул «индикатор»? Бүген әлеге проблема аеруча әһәмиятле: сәгатьләр буе телефон һәм компьютерга текәлеп утыру сәламәтлеккә начар тәэсир ясый. 

Зәңгәр нурланышның зыяны турында терапевт Динара Кадыйрова белән сөйләштек.  
 
Тән тиресе коллагены җимерелә

Көн-төн телефон белән тет-а-тет булу тире составына кергән эластин һәм коллагенны бетерә. Тиредә ирекле радикаллар саны күбәйгән саен, кешенең тиресе гиперпигментациягә дучар була һәм картая бара. Бу – фотокартаю күренеше.

Күрү сәләте начарлана

Статистикага күз салсак, мәгълүмати технологияләр аркасында елдан-ел ерактан начар күрүчеләр күбәя. 2016–2017 елда кеше экран алдында уртача 9–10 сәгать утырса, бүген бу саннар бермә-бер арткан. Смартфон белән тыгыз элемтә аркасында кешеләрнең күрү сәләте, аның үткенлеге түбәнәя. 

Гормоннар эшчәнлеге тоткарлана

Телефон белән кичке аралашу йокы гормоны – мелатонин бүленеп чыгуга комачаулый. «Зәңгәр ут» йокларга бирми: тирән йокының фазасы кыскара. Ә менә икенче гормон  –  меланин – күбрәк бүленеп чыга башлый. Ул көчле пигментациягә китерергә мөмкин.

«Зәңгәр ут»ның зыянына бирешмәс өчен киңәшләр   

Күзләр өчен күнегүләр

Компьютерда эшләгәндә, без игътибарны бер ноктага, бер фокуска туплыйбыз. Бу вакытта күзләр эшләми диярлек, шуңа күрә даими рәвештә күзләр өчен махсус күнегүләр ясарга кирәк.

Телефоннан арынырга

«Беркайчан да!» дияргә ашыкма! Инстаграм һәм башка социаль челтәрләрдә утырыр өчен лимит куй, мәсәлән, көнгә 30 минут калдыр.

Бер сәгатьне бөтенләй гаджетларсыз үткәрергә

...Йокларга ятканчы! Әмма галимнәр йокыга кадәр 2–3 сәгать смартфонны бөтенләй кулланмаска киңәш итә. Аларның киңәшен тотсаң, бит тиресе яхшырганын шунда ук сизәчәксең!

Дөрес туклану 

Туклану рационына антиоксидантлар өстәргә кирәк. Җиләк-җимеш, яшелчә, чикләвек һәм суүсемнәр дөрес туклану менюсына керә. «А» витаминына бай кишер, әфлисун һәм сырганак согын эчү кулай. Антиоксидантлар ирекле радикаллардан саклый, димәк, тиренең картаюына юл куймый.

Какао һәм әче шоколад  

Өстәге пункт белән туры киләме? Әлбәттә! Какаода да бит антиоксидантлар бар! Табиблар шоколадның 75 % какаолы булганын сайларга киңәш итә. Бу «тәмлүшкәләр» йөзне тонуста тотачак.

Компьютер һәм смартфонны төнге режимга күчерергә

Бу режимда зәңгәр ут фильтры бар. Ул әле «Режим чтения», «Режим защиты зрения» дип тә атала. Тагын зәңгәр утны үткәрми торган Blue-Blocker күзлекләрен киеп, зыянны киметергә була.

Гаджетларда нинди генә мөһим яки кызыклы эшне башкарырга туры килсә дә, сәламәтлекне беренче урынга куярга кирәк. Нәтиҗә буларак, син алардан авырлык түгел, ә җиңеллек алачаксың!

Фәнни аңлатма

Компьютер, планшет һәм телефонның зәңгәр утыннан алган нурланыш зәңгәр нурланыш дип атала. Кайбер галимнәр әлеге нурланышның сәбәбен энергияне саклый торган лампаларда күрә. Шуңа күрә зәңгәр ут кояш нурларыннан күпкә зыянлырак, ди алар. Көче белән зәңгәр нурлар ультрафиолет нурларына охшаш. Нурланышны тагын HEV-нурланыш (High Energy Visible Light) дип тә атыйлар. 

Файда

«Зәңгәр ут»ның файдалы ягы да бар: ул дерматологиядә һәм косметологиядә кулланыла. Фототерапия ярдәме белән акне һәм экземаларга каршы көрәшәләр.

Резидә Әлмиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев