Логотип Идель
Бу – тема!

"СӘЛӘТ" ПРОЕКТЫ ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ

30 апрель көнне Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләре билгеле булган иде. Искәртеп узарга кирәк: әлеге бәйге беренче тапкыр 14-30 яшьтәге Россия гражданнары һәм Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртипкә теркәлгән югары белем бирү оешмалары өчен бергә уздырылды.

Биредә югары уку йортлары арасындагы көч сынашуда Россиянең 67 субъектыннан 177 югары уку йортыннан 900 000 сумлык 377 проект, ә физик затлар арасында  Россиянең 84 субъектыннан 151 059 000 сумлык 1 110 проект җиңүче дип табылды. Шунысы сөендерә, алар арасында татарстанлылар да бар!

Физик затлар арасында җиңү яулаган кызларыбызның берсе – КФУның Психология һәм мәгариф институның 5нче (чыгарылыш) курс студенты Айгөл Вәлиуллина.

– Айгөл, әлеге бәйге хакында кайдан белдең һәм ничек катнашырга карар кылдың?

– Мин «Сәләт» оешмасында грантлар буенча эш итәм, шуңа бу өлкә белән бәйле барлык яңалыклардан да хәбәрдар булырга тырышам. Мондый мөмкинлек булгач, «Корпоративный университет Сәләт» исеме астындагы проектны чынга ашырырга уйладым, шунда ук катнашырга булдым һәм, нәтиҗәдә,  «Социаль лифтларны үстерү» номинациясендә җиңү дә яуладым!

Бәйге ничек узды?

– Көч сынашу гадәттәгечә берничә этаптан торды: гаризалар кабул итү (заочно), җиңүчеләрне билгеләү, килешүләр төзү. Биредә иң мөһиме ул –  дөрес, тулы итеп гаризаларны тутыру һәм, әлбәттә, үз проектыңны тасвирлау!

Син тәкъдим иткән проект нидән гыйбәрәт? Ул кемнәр өчен?

– Проект яшьләр өчен, дөресерәге, «Сәләт» активистлары һәм  хезмәткәрләре өчен. Ул дүрт модульдән торган уку-укыту программасын булдыруга, корпоротив мәдәниятны үстерүгә юнәлтелгән. Уку-укыту процессы исә онлайн да, оффлайн да булачак. Онлайн рәвештә (сайт аша) катнашучылар үзләренең индивидуаль үсеш трекларын беләчәкләр, шулай итеп, аларга нинди курс кирәк икәнлеген билгели алачаклар. Нәтиҗәдә, онлайн һәм оффлайн дәресләр аша һәрбер катнашучы модульләр белән таныша алачак. Әйтеп узарга кирәк, курсларны тәҗрибәле спикерлар, укытучылар алып барачак.

Ни өчен нәкъ менә әлеге теманы сайладың?

– Корпоратив мәдәният темасы олы тормышка аяк басып килүче яшьләр өчен бик актуаль. Барлык катнашучыларга да проектның файдасы, бигрәк тә уңай тәэсире булыр дип уйлыйм!

Әлеге проект үз эшен кайчан башлап җибәрәчәк?

– Илебездә торган вазгыятькә карамастан, проектны тормышка ашыруның һәр этабы үз вакытында һәм сыйфатлы рәвештә узар дип ышанабыз. Проект инде үз эшен башлап җибәрде, әлегә  махсус сайтны эшлибез.

Мондый төр көч сынашулар яшьләр өчен кирәкме? Биредә җиңеп чыгу өчен нинди сыйфатларың ярдәм итте?

– Әлбәттә, кирәк! Беренчедән, бу проектлар иҗтимагый әһәмияткә ия, икенчедән, биредә катнашу ул – шәхси үсеш!  Бу бәйгедә катнашучы, гомумән, тырыш, үҗәт, индивидуаль  һәм белемле булырга тиештер, минемчә. Үземә исә тырышлыгым һәм аралашучан, җаваплы булуым ярдәм итте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев