Логотип Идель
Бу – тема!

«ШАЯН ТВ» кара – булырсың иң шәп бала!

Хәтерләсәгез, якынча 5 ай элек “ШАЯН ТВ” телеканалы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тәүге тапкыр эфирга чыкты. Бүген исә алар журналистларга әлеге кыска вакыт эчендә ирешелгән уңышлар турында сөйләде.

“ШАЯН ТВ”ның максаты – татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган бердәм мәйдан булдыру, мультфильмнар, фәнни-популяр фильмнар, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Хәтерләсәгез, Рөстәм Миңнеханов та әлеге балалар каналының әһәмияте - туган тел, мәдәният һәм мәгарифебезне саклап калу дип ассызыклаган иде.

“ШАЯН ТВ”ның төп аудиториясе – 15 яшькәчә балалар. Биш ай вакыт эчендә телеканал проектларында барлыгы 2000гә якын бала катнашкан. Алып баручылар өчен игълан ителгән кастингларга исә 100 дән артык бала килгән. Бүгенге көндә төп алып баручылар саны 20 гә җиткән инде. Тапшыруларга килгәндә, каналда 20 дән артык уникаль программа бар. Аларның саны алга таба да артачак, дип ышандыра оештыручылар.

“ШАЯН ТВ” ны караучы балалар, яшүсмерләр яхшы белә – сабыйлар арасында популяр булган мультфильмнарны биредә татар телендә карап була. 5 ай вакыт эчендә канал тәрҗемәчеләр төркеме һәм күпсанлы актерлар базасын туплауга ирешкән. Күп кенә мультфильмнарны турыдан-туры инглиз теленнән тәрҗемәләштерәләр икән. Мәсәлән, “Сәяхәтче Дәрия”, “Алга, Диего” кебек мультсериаллар аша балалар татар телен, инглиз телләрен өйрәнсә, “Җанлы шакмаклар” мультсериалы рәсем ясарга өйрәтә. Якын арада эфирга “Ниндзя ташбакалар”, “Минифорс”, “Айкарли” кебек танылган мультсериаллар чыгачак.

Шунысын да ассызыклап узабыз, бүгенге көндә “ШАЯН ТВ” тапшыруларын “Триколор”, “Таттелеком”, МТС, Дом.ру, Уфанет, цифрлы эфир мультиплексы, Youtube һәм телеканалның рәсми сайты аша карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев