Логотип Идель
Бу – тема!

«ШӘҺРИ БИЛӘР»ДӘ ЯҢА МӘКТӘП

Бүгенге көндә «Сәләт» оешмасы ТР Рәссамнар берлеге белән берлектә беренче тапкыр «Шәһри Биләр» республика пленэр-мәктәбен уздыра. Ул 1 октябрьдә башланып, 14 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Рәссамнәр берлегенең беренче урынбасары Мөдәррис Минһаҗев әлеге проект турында:

- Берничә ел элек Биләр якларына гаиләм белән килгәч, аның табигатенә таң калдым. Шул чакта: “Эх, бу якларга рәссамнарны җыеп алып килергә иде”, - дигән уй туган иде. Ниһаять, әлеге теләк тормышка ашты. Биредә Самара, Чебоксар, Уфа һәм Татартсанның төрле почмакларыннан килгән рәссамнәр бергә кайный. Пленэр-мәктәбебезнең төп үзенчәлеге – әлеге олпат рәссамнарыбыз яшь буынга – мәктәп укучыларына белем бирә, үз тәҗрибәләре белән уртаклаша. Балаларыбыз биредә үзләрен чын рәссамнар итеп хис итә. Без аларның рәсемнәрен төзәткәләп китәбез, аркаларыннан сөеп мактыйбыз. Кем генә булмасын, монда килгән һәр рәссамның төп максаты – Изге Биләрнең тарихын кайтару, аны яңарту, - ди.



Пленэр-мәктәп эшчәнлегендә 8-11нче сыйныфта укучы сәләтле балалар катнаша. Казаннан килгән Әбүзәрова Ясминә сәнгать мәктәбенең 3 сыйныфында белем ала.

- Рәсем сәнгате белән балачактан кызыксындым, үсә төшкәч, рәсем мәктәбенә укырга керергә имтихан биреп карарга булдым һәм, аларны уңышлы тапшырып, бүгенге көндә дә анда бик яратып укып йөрим. Беренче чорда авыррак иде, хәзер инде бу сәнгатькә үлеп гашыйкмын.

Биредә без танылган рәссамнардан дәресләр алабыз, алар белән рәхәтләнеп аралашабыз. Әлеге мәктәп файдалы гына түгел, бик күңелле булуы белән истә калыр кебек. Киләчәктә архитектор яки рәссам булырга хыялланам, монда килгәч, ул теләк тагын да артты.



Ләйсән Шәйхетдинованың “Сәләт”нең күп проектларында катнашканы бар, әмма мондый үзенчәлеклесендә беренче тапкыр икән.

- “Шәһри Биләр”дә мин куратор буларак катнашам. Үзем дә кечкенә чакта рәсем ясый идем, монда килгәч тә балаларның пумала һәм буяуларын алып рәхәтләнеп ясап утырдым, - дип хисләре белән уртаклаша ул.



Пленэр-мәктәп Сәләт Клубы һәм ТР Рәссамнар берлегенең уртак проекты буларак ел дәвамында эшләячәк.

[gallery link="file" size="medium" ids="30152,30153,30154,30155,30156,30157"]

Зилә Сабитова
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев