Логотип Идель
Бу – тема!

САЙТ ЯСАУЧЫ, КЛИПМЕЙКЕР, КОПИРАЙТЕР: ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАРДА ҮЗЛӘШТЕРЕП БУЛА ТОРГАН 4 ҺӨНӘР

Мәктәп укучыларына һәм студентларга җәй айларын ничек файдалы һәм продуктив итеп үткәрергәме? Өч ае буе тик ятканчы, акча эшләү күпкә яхшырак. Моның иң яхшы ысулы – берәр цифрлы һөнәр үзләштерү. Шуларның дүртесе белән язмада танышабыз.

Копирайтер

Бу һөнәр инде яшьләр арасында күп еллар популяр. Кемнәрдер аны башлап карый да, нәтиҗәсе аз дип, кире ташлый. Әмма, чынлыкта, текстлар язып, әйбәт кенә акча эшләргә мөмкин. Копирайтер булыр өчен фикерләрне ачык һәм дөрес итеп җиткерә белү шарт. Үсешкә, яңалыкка омтылу, уку, өйрәнү, бер үк текстны мең  тапкыр уку, үзгәрешләр кертү – син һәрвакыт моңа әзер булырга тиеш. Башта сиңа язарга яратасыңмы-юкмы икәнеңне аңларга кирәк. Матур әдәбият, журналлар уку һәм аларны анализлау башлангыч этапта бик тә булышачак. Иң мөһиме – үзеңне белдертү һәм күрсәтә белү, шул вакытта заказлар да булып торачак

Сайтлар ясаучы

Сайтның структурасын төзү, җәлеп итә торган башисемнәр, зәвыклы һәм туры килердәй дизайн сайлау – болар һәм тагын башка күп кенә кызыклы эш мизгелләре көтәчәк. Бу һөнәргә төрле кушымталар һәм курслар аша да өйрәтәләр. Берничә этаптан торган укуны үтеп, күнекмәләрне шомарта аласың. Аннан инде үз эшләреңне клиентларга тәкъдим итәргә дә була. 

Клипмейкер

Әлеге һөнәр ияләре үзләре видео да төшерә, монтажлый да, «эшкәртә» дә белә. Син иҗади һәм смартфоның белән «дус» булырга тиеш, чөнки бөтен эшне нәкъ менә аның ярдәмендә эшләргә туры киләчәк. Өстәвенә, трендларны күздә тотарга тиеш булачаксың, бу бик мөһим. Аннан инде үз эшләреңне рәхәтләнеп социаль челтәрләргә урнаштырырга була. Клипмейкерлар популяр блогерларга гына түгел, гади кешеләргә дә кирәк.

Фильтр һәм маскалар дизайнеры

Бу социаль медиа өчен маскалар, фильтрлар һәм эффектлар ясаучы кеше була инде. Алар кулланучыларга кызык яки матур күренергә мөмкинлек бирә, блогерларга язылучылар санын арттырырга булыша. Бик отышлы һөнәр, чөнки программалаштыруда да белемең арта, шәхси портфолио да туплана. Бу киләчәктә бик тә файдалы һәм кирәк булачак. Тик маска һәм  фильтрлар ясау күп вакыт таләп итә. Мондый эш белән шөгыльләнергә уйласаң, син фотошоп алымнарын, анимацияләр ясауны белергә тиеш. Үз эшләреңне махсус платформаларда урнаштырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X