Логотип Идель
Бу – тема!

РҮЗӘЛ ШӘРИПОВ: “ЮК КЫНА ВАКЫЙГАДАН ДА БОМБА ЯСАП БУЛА”

“Волга” яшьләр үзәгендә 25нче “Алтын каләм” яшь журналистлар фестивале гөрләп узып китте. “Татар журналистикасы” номинациясендә ҮЗЕБЕЗНЕҢ, “ЯЛКЫН”лы РҮЗӘЛ ШӘРИПОВ гран-при (!!!) яулады. Хәзер ул КФУның журналистика юнәлешенә бушлай укырга керә алачак. Рүзәлдән гран-прилы булуның серләрен сораштык.

Исеме: Рүзәл Шәрипов

Туган көне: 3.08.2003

Укый: Арчаның 2нче мәктәбе

Сыйныф: 10ны тәмамлаган

- “Алтын каләм”дә ничәнче тапкыр катнашасың? Шушы еллар дәвамында үзеңдә нинди үзгәрешләр сиздең?

- Быел фестивальдә дүртенче тапкыр катнашуым. Шул дөньяга кереп киткәннән соң, хәзер дә әле аннан аерыла алмыйм. Әлеге кызыклы “юлга” кертеп җибәрүләре өчен укытучыларыма, җитәкчеләремә зур рәхмәт! Беренче елны журналистиканың нәрсә икәнен бик аңлап та бетерми идем. Язмаларның мәгънәсе дә бик тирән булмагандыр. Шулай да, тырышуымны күреп, аванс белән бүләк бирделәр. Хәзер журналистикага җитди карыйм: журналист әйткән, язган һәр сүзе өчен җаваплы.

- Быел “Алтын Каләм” фестиваленә – 25 ел. Юбилей елы нәрсәсе белән үзенчәлекле булды?

- Быелгы фетивальгә күбрәк өметләр баглаган идем. Юбилей елы булгач, программа кызыклырак булыр, дип уйладым. Әмма, коронавирус пандемиясе сәбәпле, күп очрашулар булмый калды. “Волга” яшьләр үзәгеннән чыгу да тыелган иде. Башка еллардагы кебек экскурсияләргә дә йөреп булмады. Темаларны бина эчендә генә эзләп табарга, язмаларны шулай әзерләргә туры килде.

- Әле бит сине фестивальнең президенты итеп тә сайлаганнар. Хәзер син нәрсәләр эшләргә тиеш булачаксың?

- Президент булу өчен фестивальнең алга таба үсешен, җәен уза торган фестиваль көннәреннән тыш эшчәнлеген чагылдырган проект булдырырга кирәк иде. Хәзер мин әлеге проектларымны тормышка ашырырга тиеш булам. Иң төп максатларның берсе – һәр районда “Алтын Каләм” клубларын булдыру.

- Гран-при алу өчен лайфхаклар белән ураклаш әле.

- Юк кына вакыйгадан да бомба ясап, шәп язма әзерләп була. Шулай ук актив булырга, үзеңне төрле рольләрдә (редактор, корректор) сынап карарга киңәш итәм.

- Быел нинди бүләккә ия булдың?

- КФУга укырга керү өчен юллама, электрон җиһазлар кибетенә сертификат һәм “Алтын Каләм” сыны бирделәр. Президент булган өчен зуу-уу-уур торт бүләк иттеләр. Барлык катнашучылар белән бергәләп чәй эчтек. Бар кешегә дә җитте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев