Логотип Идель
Бу – тема!

РӨСТӘМ ШАКЕРОВ: «ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ХӘРӘКӘТЕНЕҢ ЯШӘВЕН ТЕЛИМ»

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезд чаралары инде иртәгә, 30 июльдә башлана. Съезд делегатлары һәм кунаклар Иске Татар бистәсендә узачак «Печән базары» фестивалендә катнашачак.

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды 30 июльдән 3 августка кадәр уза. Съезд быел Бөтендөнья татар конгрессының нәкъ 30 еллыгына туры килә. Конгресс шушы еллар дәвамында 43 илдә урнашкан милли-мәдәни үзәкләрне тәкъдим итүче 460 иҗтимагый оешманы үз канаты астында берләштерә.  

Съездлар һәр елны зурлап уздырыла, һәм биредә быел да татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче иҗтимагый оешмалар, фән, мәгариф, сәнгать вәкилләре катнашачак. Күз алдына гына китерегез, әлеге зур чарага Россиянең 76 төбәгеннән, 35 якын һәм ерак чит илдән 1500дән артык делегат һәм кунак килүе көтелә. Шулар арасында Мәскәүдән татар җәмәгать эшлеклесе, чагыштырма энергетика хокукы өлкәсендә докторлык дәрәҗәсен алган дөньядагы беренче татар егете Рөстәм Шакеров та бар. 

«Съездда үзем беренче тапкыр катнашачакмын. Мине делегат итеп сайлауларына бик шат. Дөресен генә әйткәндә, бу съездны бик көтәм, чөнки мондый чаралар катнашучыларны алга таба иҗтимагый эшчәнлеккә илһамландырырга тиеш, дип уйлыйм. Төрле илләрдән һәм регионнардан килгән татарларның бергә җыелуы шәп, чөнки шулай тәҗрибә белән алмашу бара, ә бу бик кирәк.  Минемчә, съездда татар халкы өчен мөһим мәсьәләләр каралырга тиеш, шундыйларның берсе – яшьләргә ярдәм итү. Татар телен саклау проблемасы да бик актуаль», – дип ассызыклады Рөстәм Шакеров.

Татар яшьләре өчен Мәскәүдә ифтарлар, студентлар өчен татарча кич утырулар оештырыла икән. Яшьләр үзләре дә инициатива күрсәтә, мәсәлән, алар Мәскәү Сабантуен оештыруда катнаша, татар студентлары исә Мәскәү югары уку йортларында татар ашларын һәм татар иҗатын тәкъдим итәләр.

«Мин оештырган чараларның күбесе Мәскәү татар яшьләре белән бәйле. Чараларны күп уздырабыз, һәм яшьләргә аларның кирәклеге сизелә. Шартлы рәвештә безнең яшьләрне ике төркемгә бүлә алам: эшче яшьләр һәм студентлар. Мин төрле төбәкләрдән килгән татарларга үземнең чаралар оештыру тәҗрибәм турында сөйлим, чөнки татар яшьләре хәрәкәтенең яшәвен телим. Татар яшьләре – безнең татар халкының киләчәге», – дип сөйләде татар җәмәгать эшлеклесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев