РОССИЯ ОЛИГАРХЛАРЫ ЯХШЫ БУЛА АЛАМЫ?

Сергей Галицкий исемен барыгызның да ишеткәне бардыр, әйеме? Ничек инде юк? “Магнит” кибетләренә нигез салучы һәм әлеге челтәрнең элеккеге хуҗасы, бер дигән бизнесмен, Россиянең иң бай кешеләренең берсе.

Олигарх дигәндә, шәхсән миндә бары тик тискәре ассоциацияләр генә туа. Сергей Галицкий бик кызыклы һәм үзенчәлекле кеше. Һәм ул бер дә Россиянең башка байларына охшамаган.

Әйтик, аның милкендә Россия башкаласында да, чит илдә дә бернинди дә йорт-фатирлары юк. Сәбәбе бик гади – Галицкий Краснодарны ярата һәм даими шушы шәһәрдә яши. Аның кызы Полина гап-гади Краснодар мәктәбен бетереп, ниндидер чит ил югары уку йортына түгел, ә әти-әнисе тәмамлаган Кубань дәүләт университетына кергән. Галицкийдан бу хакта сорыйлар бервакыт, җавабы: “Кызым үзе яшәячәк шәһәр кешеләре белән аралашып, гап-гади тормышта үсәргә, тәрбияләнергә тиеш”.

Балачакта Галицкий футбол белән шөгыльләнә, әмма соңыннан үз йөрәген шахматларга тапшыра. 9 сыйныфта укыган чагында Сергей Николай улы шахмат буенча Сочи чемпионы дәрәҗәсенә дә ирешә. Ашауда да бик талымсыз Галицкий – аның яраткан ризыклары: кыздырган бәрәңге, алма һәм кәһва.

Мәктәптә укыган чагында ук үзен тырыш һәм эшчән бала итеп күрсәтә Сергей. Гаиләсенә финанс яктан ярдәм итәр өчен урман чикләвеге җыеп сатканлыгы билгеле.

Галицкийның тормыш максат мөмкин кадәр акча эшләү, я булмаса зәвыклы машиналар җыеп, аларны гаражда саклау түгел. Аның тормыш мәгънәсе – футбол.

Юк, ул башка байлар кебек футбол командасын уенчык урынына тотмый. 2008 елда сатып алганнан соң ук “Краснодар” клубының инфраструктурасын яхшыртырга тотына ул: футбол кырлары, яхшы база, сәламәтләнү үзәге булдыра, барлык профессиональ клубларның таҗы футбол академиясен булдыра. Төп командага киткән акчалары йөзләгән миллионнарга баса игелекле байның. Әмма шулай да аның өчен иң яратканы, иң кадерлесе “Краснодар” футбол клубының академиясе.



Күптән түгел генә Краснодарда яшь футболчылар өчен 14 (!!!) нче манеж ачылды. Әлеге бинада 5 яшьтән алып 11 яшькәчә 1000 нән артык футболчы шөгыльләнә ала.

Моннан тыш бөтен Краснодар крае буенча төп академиянең 30 филиалы актив эшчәнлек алып бара. Аларда 17 315 малай футбол белән шөгыльләнә. Краснодарның үзендә Галицкий академиясе филиалларында шөгыльләнүче балалар саны – 7 меңнән артык.

Яшь футболчылар өчен академиядә тәрбияләнү – бушлай, форма белән шулай ук Галицкий тәэмин итә. Аеруча талантлы малайлар төп академиягә чакырыла.

Галицкий клубны сатып алган вакыттан бирле 10 ел вакыт узып киткән. Яшь футболчыларны тәрбияләү барышында бу – бик аз. Әмма “Краснодар” академиясе хәзерге вакытта тудырылган шартлар ягыннан илдә иң яхшысы. Европада да мондый шартлар булган академияләр бик аз.

Төп академиядә 12 яшьтән 17 яшькәчә 320 бала шөгыльләнә. Махсус алар өчен 13 табигый үләнле, 5 синтетик газонлы, ике манеж, трибуналары яңгырдан капланган 2400 урынлык стадион, тренажер заллар, бассейн, медицина-сәламәтләнү үзәге эшләп килә.



Балалар өчен дигәндә Галицкий акчаны жәлләми – Германиядә күп кенә командалар куллана торган Footbonaut тренажеры Россиядә бердәнбер. Аның бәһасе – $3,5 млн. — робот для отработки ударов (такие используют во многих командах Бундеслиги). Академия инфраструктурасын булдыру өчен Галицкий €65 млн нан артык акча тоткан. Һәм академиядәге материаль шартларны үстерү дәвам итә тора: “Краснодар-2” командасы өчен стадион, яшь футболчылар өчен җылытыла торан өслекле синтетик газон, чын үләнле тагын берничә кыр инде төзелеп килә. Академиянең еллык бюджеты – $8 млн чамасы. Бер баланы еллык тәрбияләү 1,5 млн сумга төшә. Академиядә тәрбияләнүче егетләр территориядә урнашкан мәктәптә белем алалар. Мәктәп формасын һәрбер кеше өчен махсус тектерәләр.

Егетләрнең уйнау өчен шартлары гына түгел, тору шартлары да искитәрлек. Алар база территориясендә урнашкан 10 коттеджда торалар, бер бүлмәдә ике кеше урнаша. Әгәр уенчы читтән килә икән, Галицкий аларның әти-әнисен эшкә урнаштыра, гаиләсе өчен махсус йортлардан тору урыны белән тәэмин дә итә.



Булачак спорт йолдызларының көндәлек җәдвәле шактый кырыс. Иртәнге 7 – йокыдан тору, көн саен 2 тапкыр күнегүләр ясау, 5 тапкыр ашау, 6-7 дәрес, кичке унда – йокларга яту. Ирекле сәгать – кичке 20дән 21гә кадәр. Шушы бер сәгатькә смартфон алырга мөмкин – тик бер шарт: барлык сыйныф өй эшләрен эшләгән һәм бүлмәләрдә тәртип урнаштырып, җыештырган булса гына. Дәресләр арасында яшь футболчылар өчен бик үк гадәти булмаган бию белән шахмат дәресләре дә бар. Беренчесе Галицкийның шәхси инициативасы. Аның фикеренчә, футболчыга җитез аяклар белән төз гәүдә генә түгел, ә зирәклек, акыл да бик кирәк. Бию исә булачак футболчыларны эстетик яктан тәрбияләү программасының бер өлеше. Еш кына дискотекалар да булып тора – кызларны автобуслар белән бирегә алып киләләр.

«КраСава» влогы авторы Евгений Савинга биргән интервьюсында академиянең генераль директоры Арам Фундукян бик кызыклы сүзләр сөйләгән: “Егетләрнең үз-үзләрен тотышлары, дисциплина – безнең өчен иң мөһиме. Аларның бары 5%ы гына профессиональ футболчылар булачагына без бик яхшы аңлыйбыз. Калганнары яхшы кешеләр булырга тиеш. Ә яхшы кешеләр ул яхшы белем алган, тәрбияле, итәгатьле кешеләр. Безнең бөтен эшебез шушы кыйммәтләрне тәрбияләү белән сугарылган”.



Сергей Галицкийның хыялы – “Краснодар” составында академиядә тәрбияләнгән 11 уенчы күрү. Ул академиянең үзе өчен никадәр мөһим булганын кат-кат ассызыклый: “Нинди генә кара көннәр җитсә дә, бөтен мал-мөлкәтемне сатып бетерсәм дә, миндә калган иң соңгы әйбер – футбол академиясе булачак”. Агымдагы сезонда “үгезләр” (“Краснодар”ның кушаматы шундый) составында академия аша узган 4 футболчы чыккан (барлыгы мондый уенчылар 7әү). Димәк, берничә елдан Галицкийның хыялы һичшиксез тормышка ашачак.

Фотолар: “Краснодар” ФК Академиясе инстраграмы, Сергей Карпов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
628
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
689
0
0
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
1001
0
0