«Россия – наркотикларсыз территория» /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Бүген Казанда «Россия – наркотикларсыз территория» Бөтенроссия җиңел атлетика чабышы узды. Ул Татарстан башкаласында Игенчеләр сарае каршында үтте.
Җиңел атлетика ярышының төп бурычы – сәламәт яшәү рәвешенә игътибарны арттыру, физик культураны популярлаштыру. Җиңел атлетика узышы «Спортка – әйе! Наркотикларга – юк!» шигаре белән узды.

Чара Наркотикларның законсыз әйләнеше белән халыкара көрәш көненә багышланган. Анда республика хакимияте башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, «Самостоятельные дети» республика наркотикларга каршы проект кураторлары, «Казань молодая», «Волонтеры медики» проекты волонтерлары, музыкаль һәм бию коллективлары катнашты.

Чара дәвамында «Гром» махсус отряды хезмәткәрләре чыгыш ясады. Кинология хезмәте катнашучыларны хәрби этләрнең эше белән таныштырды. «Самостоятельные дети» наркотикларга каршы проекты катнашучылары флешмоб уздырды. Шулай ук «Крутые виражи» беговел клубы тәрбиячеләре чыгышы да узды.




























































































Илназ Мөхәрләмов фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
681
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
750
0
0
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
1054
0
0