Логотип Идель
Бу – тема!

ҺӘР КӨНГӘ - БЕР БИРЕМ!

Кайчак эчең поша башлыймы? Ни белән шөгыльләнергә белми аптырыйсыңмы? Әйдә, без сиңа үзебез кызыклы идеяләр тәкъдим итәбез. Моның өчен сиңа әлеге исемлекне принтердан чыгартырга һәм кисеп чыгарга кирәк булачак. Аннан кәгазьләрне бөкләп тартмага тутырабыз һәм көн саен берсен алып, андагы биремне үтибез! Киттекме? Алдан ук кисәтеп куябыз: һәркайсы кәефне күтәрә!

  1. Бүген безнең бии торган көн. Яраткан көйне кабызабыз да, рәхәтләнеп биибез.

  2. Аваны үзгәртер өчен фотоссессия оештырабыз. Ах итсеннәр!

  3. Гардеробыңа ревизия яса: артыгын кешегә бир, калганнарыннан төрле образлар булдыр.

  4. Интерьерга үзгәрешләр кертәбезме бүген? Тирә-юнеңә нинди дә булса үзгәрешләр кертү баш мие күзәнәкләре өчен файдалы, хәтер яхшыра, кәефе күтәрелә!

  5. Шигырь язабыз! Сүзләргә рифма эзләү – баш мие өчен менә дигән тренировка.

  6. Әйдә, бүген кроссворд төзибез. Кызыклыны һәм үзенчәлеклене! Аннан берәр кешегә чиштереп карарга да була.

  7. Бүгенге көнне үзеңә багышла: тәмле исле майлар салып мунча яки ванна кер.

  8. Өйдә спа-салон ясыйбыз! Биткә маскалар ясыйбыз. Куллар турында да онытмыйбыз.

  9. Сәяхәтләр, космос яки тылсым турында китап укый башла.

  10. Җиңел, матур фильм кара.

  11. Тәмле әйбер пешерәбезме? Бу борщ та, бәлеш тә була ала!

  12. Бүген компьютер һәм телефонны артык “чүп-чар”дан чистартабыз.

  13. Үзең кулланмый торган әйберләрең булса, аларны сата аласың. Моның өчен социаль челтәрләрне, сайтларны кулланырга мөмкин.

  14. Өйне бизәр өчен үз кулларың белән берәр нәрсә яса.

  15. Шәхси көндәлегеңне алып бара башла.

  16. Киләсе ай, яртыеллык, ел өчен үзеңнең максатларыңны билгелә.

  17. Йөзгә массаж ясыйбыз!

  18. Бүген бүлмәләрне җилләтә һәм ялт иттереп җыештыра торган көн!

  19. 10 төрле ысул белән шарф бәйләргә өйрәнәбез.

  20. Еракта яшәгән якын кешеңә чып-чын хат юлла.

  21. Спорт белән шөгыльләнер өчен менә дигән көн! Велосипедта җилдерәсеңме, йөгерәсеңме, скакалкада сикерәсеңме – анысын үзең кара.


Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев