Логотип Идель
Бу – тема!

ПУШКИН, ГОГОЛЬ, ЕСЕНИН: РУС ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА ИМТИХАНГА НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ?

Мәктәп укучылары арасында гуманитар белгечлекләрнең популярлыгы елдан-ел арта. Тик, гадәттә, теге яки бу фәннән имтихан тапшыру турындагы карар соңгы уку елында яки имтиханга бер-ике ай калгач, кабул ителә. Рус әдәбиятыннан БДИга хәзер үк әзерләнә башлау өчен,  без сиңа файдалы киңәшләр әзерләдек.

1. БДИ тапшыру өчен, имтиханның барлык үзенчәлекләрен дә белү мәҗбүри: вариантлар структурасы, биремнәр форматы, бәяләү критерийлары... Шунысына да игътибар итү кирәк: БДИда әсәрләрдән өзекләр, шулай ук башка мәгълүмат чыганаклары белән файдаланып булмаячак.

2. Рус әдәбияты буенча имтиханга әзерлекне системалаштырырга кодификатор – имтихан тапшырганда укучылар белергә тиешле әсәрләрнең тулы исемлеге ярдәм итә ала. Әлеге документ белән шулай ук ФИПИ сайтында танышырга мөмкин. Кодификаторда китерелмәгән әсәрләр биремнәрдә булмаячак. Тик әгәр син анда булмаган әсәрләрне белсәң, аргументлар рәвешендә, инша язганда, аларны куллана аласың. Кодификаторда санап үтелгән темаларны, җавапларга таләпләрне алдан ук кабатлап яки ятлап кую киңәш ителә. Шул таләпләрне чыгарып, үзең өйрәнгән әсәрләрне маркер белән билгеләргә онытма.

3. Роман, поэма, повесть, хикәя жанрлары буенча әсәрләрне бүлеп куй. Әсәрне язучыларның авторларын ятла. Болар сиңа кыска җаваплы биремнәрдә вакытны экономияләү өчен кирәк булачак. Шигырьләргә килгәндә, һәрбер авторның 2-3 шигырен ятлап куй, тик алар төрле темага багышланган булырга тиеш. Шигырьләрне анализлау кыенрак булачак. Моның өчен күбрәк әдәби тәнкыйть, әдәби мәкаләләр укырга киңәш ителә.

4. Рус әдәбиятының теориясенә дә игътибар итәргә онытмаска кирәк. Әйе, теоретик материалны истә калдыру авыр, әмма аларны ятлап, һәр темага кагылышы булган биремне эшләп карау кирәк булачак.

5. Белгәнеңчә, әдәбият тарих белән бәйле. Бигрәк тә бөек классикларның әсәрләре тарихи вакыйгалар белән турыдан-туры бәйләнгән. Шуңа күрә әдәбияттан БДИ тапшыру өчен, үз илеңнең тарихын яхшы белү кирәк.

6. Көн дә 30 минут тирәсе вакытыңны булса да имтиханнарга әзерләнүгә багышла. Үзең генә булдыра алмыйсың икән, репетиторга йөреп кара яисә үз укытучың белән аңламаган сораулар буенча киңәшләш.

Бу сайтта син 2022 елда рус әдәбияты буенча БДИда нинди үзгәрешләр буласын белә аласың, монда шулай ук видео рәвешендә имтиханның демоверсиясе дә җентекләп бирелгән: https://ctege.info/ege-2022/izmeneniya-ege-2022-po-literature.html

Болардан тыш, без сиңа имтиханга әзерләнергә ярдәм итәр өчен, иң шәп китаплар һәм кулланмалар исемлеген дә китерәбез:

– М. Б.Ладыгинаның «Литература: новый полный справочник школьника для подготовки к ЕГЭ» кулланмасы, Быков, Потапурченко, Безносовларның белешмәләре дә файдалы булачак.

– Т.Г.Кучинаның  «Готовимся к ЕГЭ без репетитора. Литература» китабы да бик яхшы язылган.

– «Все произведения школьной программы в кратком изложении. Русская литература» китабында барлык рус әдәбиятының әсәрләре дә кыска һәм аңлаешлы вариантта китерелгән. Бу олы китапны интернеттан йөкли аласың.

– Е.А.Титаренко һәм Е.Ф.Хадыконың «Литература в схемах и таблицах» китабында исә бөтен теоретик материал җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев