Логотип Идель
Бу – тема!

ПРОДУКТИВЛЫККА БЕР АДЫМ: МИ ЭШЧӘНЛЕГЕН ЯХШЫРТУЧЫ ШӨГЫЛЬЛӘР ИСЕМЛЕГЕ

Ялларда, буш вакытларда нишләргә белмәгәндә файдалы эшләр белән шөгыльләнергә киңәш ителә. Вакытны социаль челтәрләрдә утырып уздырганчы, баш миенең эшчәнлеген һәм хәтерне яхшырта торган әйберләргә өстенлек бирергә кирәк. Язмада нәкъ шундый эшләр исемлеге тәкъдим ителә.

1.Чигү

Бу шөгыль хатын-кызлар өчен генә дип уйлаучылар күп. Ләкин чигү кызларга да, егетләргә дә медитацияне алыштырырга ярдәм итә. Бу шөгыль нерв системасын тынычландыра, чит уйлардан арындыра һәм игътибарны бер әйбергә генә юнәлтергә булыша.

2. Крафт

Әлеге шөгыль кысаларында кеше гадәти чүп-чардан шедеврлар ясый. Бу эш өчен банкалар, пластик, картон тартмалар, иске резина, металлолом, тукыма кисәкләре ярый. Крафт үз эченә сын, рәсем ясау, балта, тимерчелек осталыгы һәм башка күп кенә эш төрләрен ала. Өйдә генә утырып, чүп-чарны чын хәзинәгә әйләндерү мөмкинлеге зур.

3. Музыка

Көйләрне башкару хәтергә яхшы тәэсир итә, билгеле бер гамәлләрне автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. Ә көйләрне башкарганда импровизацияләү осталыгын куллану исә кешедә яңадан-яңа сәләтләр ачарга булыша. Австралия галимнәре ачыклаганча, 2 дән алып 3 яшькә кадәр музыка белән шөгыльләнү алга таба уку һәм исәпләүдә ярдәм итә.

4. Рәсем ясау

Рәсем ясауны бөтен кеше дә булдыра ала. Аның өчен рәссам булу кирәкми. Рәсемнәрне карап, кабатлап ясау баш мие өчен аеруча яхшы күнегү булып санала. Кеше әкренләп вак детальләргә игьтибар итә,  катлаулы элементларны гадиләштерә һәм үз гамәлләренең алгоритмнарын төзи башлый. Бер ай эчендә рәсем ясау белән даими рәвештә шөгыльләнү һәр эшне нәрсәдән башларга һәм ничек тәмамларга кирәклеген аңлатачак.

5. Фен-шуй

Фен-шуй белән мавыгу хәтерне яхшырта, фикерләргә ярдәм итә. Предметларны урнаштыру дизайнер сәләтен  ачып, креатив идеяләргә юл бирә. Нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешер өчен, биш табигать көчен берләштерү кагыйдәсе мәҗбүри: җир, ут, агач, металл һәм су.

6. Пешекчелек

Ризык пешерү, мөгаен, иң файдалы һәм баш миенең эшчәнлеген яхшыртучы шөгыльләрнең берседер. Нәрсә дә булса пешергән вакытта кеше үзенең барлык игътибарын әзерләүгә юнәлтә: этапларга бүлә, продуктларны әзерләү һәм эшкәртү вакытын исәпли, ингредиентларның нисбәтен санап чыгара. Азык-төлек белән экспериментлар ясау, аларны бутау, яңа тәм-томнар куллану – гаять кызык процесс. Бу мавыгуга барлык гаилә әгъзаларын да җәлеп итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев