Логотип Идель
Бу – тема!

ПЕКИНГА БАРАМ ӘЛЕЕЕ-ЕЕ-Е!

Дөнья буйлап сәяхәт итүебезне дәвам итәбезме, дуслар? Җырчы Хәмдүнә апа әйтемешли, “Пекинга барыйк әлее-ее-ее!” Әйдәгез, Кытай башкаласы турында кызыклы фактларны барлыйбыз. ;-)

?? Сүзен сүзгә тәҗемә итсәк, шәһәрнең исеме “Төньяк башкала” дип тәрҗемә ителер иде.

?? Пекин төрле чорда төрле исем йөрткән. Мисал өчен: Ji, Yanjing, Youzhou, Fanyang, Guangyang, Nanjing, Dadu (Daidu), Zhongdu, Khanbaliq (Cambaluc), Beiping.

?? Пекинның төп проблемасы булып ком бураннары тора. Алар Кытайдагы чүлләрнең эрозияләшүе сәбәпле була. Ком бураннары анда шуның кадәр көчле ки, алар башланса, шәһәрдә тынлык урнаша, эш туктала.

?? Пекиндагы иң киң таралган транспорт төре булып велосипед һәм велорикшалар (3 көпчәкле велосипед) тора. Шәһәрдә һәрдаим бөкеләр булу сәбәпле, еш кына барасы җиргә шушы транспорт төрләре белән генә барып җитешергә мөмкин.

?? Пекиндагы иң популяр фамилия – Ван. Андагы 10% халык шушы фамилияне йөртә.

?? Пекинның мәйданы - 16,801.25 кв. км, 2010 елда халык саны 19,612,368 булган.

?? Пекинның мәйданы Мәскәүнекеннән 12 тапкыр зуррак.

?? Пекинның һавасы бик пычрак. Европа нормаларыннан ул 5 тапкыр артыграк.

?? Әлеге шәһәр халкы үзе белән термос йөртергә ярата. Алар анда, гадәттә, чәй яки компот сала.

?? Пекин халкы инглизчә сөйләшми диярлек. Шуңа күрә биредә кытайчаны белмәүчеләргә кыенга туры килә.

?? Бу шәһәр куркынычсыз санала, иң ярлы дип саналган районнарда да җинаять эшләре аз кылына.

?? Кытайлыларның фикеренчә, кешенең тәне аграк булган саен ул матуррак. Шуңа күрә монда хатын-кызлар кулчатыр тотып кояштан саклана.

[caption id="attachment_35770" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]



Зилә САБИТОВА әзерләде



ТАГЫН УКЫРГА:


СИН БЕЛГӘН ҺӘМ БЕЛМӘГӘН… МӘСКӘҮ


СИН БЕЛГӘН ҺӘМ БЕЛМӘГӘН… САНКТ-ПЕТЕРБУРГ


СИН БЕЛГӘН ҺӘМ БЕЛМӘГӘН… КАЗАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев