Логотип Идель
Бу – тема!

ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019 (ФОТОРЕПОРТАЖ)

“Бер заман бардым Печән базарына,— 
Шунда мин таптым азык язарыма.

Иртә берлән кайнамакта бу базар, 
Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.

Кайсысы сатмактадыр, кайсы ала, 
Берсе алдый, шунда берсе алдана”, -

дип язып калдырган моннан 111 ел элек шагыйрь Габдулла Тукай. Аннан соң шактый сулар акса да, бу юллар безнең заманда үтә торган “Печән базары”на да бик килешеп тора. Алдыйлармы, алданалардырмы – анысын белмибез, тик сәүдәгәрләрнең тулып ятуын 17-18 август көннәрендә үз күзләребез белән күреп кайттык.

Быел “Печән базары” фестивалендә катнашкан дизайнерлар (Тукайдагыча әйтсәк, сәүдәгәрләр) саны быел 120не тәшкил иткән. Өченче елны бу сан 60, узган ел исә 100 булган. Ә менә фестивальгә килүчеләр саны бу ике көндә  20 мең кешедән арткан! Сүз уңаеннан,  фестиваль беренче мәртәбә 2 көн рәттән уздырылды.

“Печән базары” дигәч, кемнеңдер күз алдына гадәти базар килергә мөмкин. Тик бу алай түгел: биредә нәрсә дә  булса сату яки алудан тыш төрле темаларга лекторийләр тыңларга, экскурсияләрдә йөрергә, дискуссияләрдә фикер алышырга, мастер-классларда катнашырга, уйнарга, биергә, җырларга, шигырь сөйләргә яки башкаларның биегәнен, җырлаганын яки шигырь сөйләгәнен карарга мөмкин. Ә хәзер болар турында тәфсилләбрәк.

Нинди мастер-класслар узды?

“БИЮ FOR YOU” мастер-классы инде берничә ел рәттән уздырыла. Аны хореограф Нигина Низамиева алып бара. Балалар да, егет-кызлар да, апа-абыйлар да һәм әби-бабайлар да биредә рәхәтләнеп бии, бии белмәсә, өйрәнә ала. Кемнең биисе килми, ул каллиграфия буенча остаханәдә катнаша ала иде. Ә инде анысы да кызыксындырмаса, силист Лилия Тимерованың "Шәхси стиль һәм табигый матурлык" турында мастер-классык тыңларга мөмкин иде. Һәрхәлдә монда килгән һәркем үз күңеленә хуш килгән шөгыльне таба ала. Мәсәлән, лекторийгә бара.

Нинди лекторийләр узды?

“Казанда һәм Татарстанда олы су басу фаҗигасе”, “Милләтләр: генезис, үзбилгеләнү һәм дәүләтчелек”, “Деспотизм: фәлсәфи-тарихи караш” – болар фестиваль кысаларында узган лекторийләрнең кайберләре генә.

Нинди дискуссияләр узды?

Болардан тыш, “Печән базарында” төрле темаларга дискуссияләр дә үтте. “Татар кайнанасы ниләр күрми?”, “Татар егетләре нигә өйләнми?” кебек темаларга сөйләшү барышында һәркем үз фикерен әйтә алды. Теләгән кешеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, кызыклы фикерләр әйтелде.

Нинди экскурсияләр булды?

“Иске Татар бистәсе”, “Кабан тирәли самокатта экскурсия” кебек экскурсияләрне журналист, музыкант Рәдиф Кашапов, артист Фәнис Җиһанша кебек шәхесләр алып барды.

Шулай ук фестиваль кысаларында фотозона эшләде, кинолар күрсәтелде һ.б. һ.б. эшләнде, күрсәтелде, каралды, алынды, сатылды, ашалды, эчелде... Сүз белән генә сөйләп бетереп булмый, шуңа күрә безнең фотоларны һәм бик тиздән әзер булачак видеоны карагыз!















 



 







 

 





























 

Зилә САБИТОВА

 

 

Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев