Логотип Идель
Бу – тема!

ПАВЕЛ ШМАКОВ: «ТАТАР ТЕЛЕ ТҮГЕЛ, ГАДЕЛЛЕК ЯКЛЫ»

Билгеле булганча, 29нчы ноябрь көнне, Татарстан Дәүләт Советының 33нче утырышында мәктәпләрдә татар теле дәресләренең укытылуы мәсьәләсенә нокта куелды. Республика прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең, дәүләт теле буларак, бары тик ихтыяри рәвештә генә калачагын белдерде. Моннан соң,татар теле әти-әниләрнең язмача рөхсәте белән атнага 2 тапкыр укытылачак икән.

Тел мәсьәләсенең шулай хәл ителүеннән риза булучылар белән бергә, моңа катгый рәвештә каршы торучылар да бар. Хәзерге вакытта җәмәгатьчелек «СолНЦЕ» мәктәбе директоры Павел Анатолий улы Шмаковның Татарстан Республикасы прокуратурасына каршы «көрәш»ен күзәтә. Ләкин ачыклык кертергә кирәк: Прокуратура «СОлНЦЕ» мәктәбе директорына каршы түгел, директор прокуратурага каршы иск белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

2017 елның 25нче октябрендә «СОлНЦЕ» сәләтле балалар мәктәбе директоры Шмаков Павел Анатолий улына Казан шәһәренең Вахитов районы прокуратурасы тарафыннан иск тапшырыла. Әлеге документта «СОлНЦЕ» мәктәбенең уку программасы тикшерелүе һәм хаталар табылу турында сүз бара. Павел Анатолий улы әйтүенчә, «рәсми кәгазьдә күрсәтелгән срокларда мәктәп бусагасын прокуратураның бер генә вәкиле дә атлап кермәгән һәм бернинди тикшерү эшләре булмаган» икән. «Тикшерү башланганчы, берничә көн алдан миңа рәсми кәгазь белән тикшерү эшләре булуы турында хәбәр ителергә тиеш иде. Андый кисәтү булмады. Мәктәпкә бер генә прокуратура вәкиле дә килмәде. Искта әйтелгән тикшерү эше ничек башкарылганын аңламыйм», – ди Павел Шмаков. Прокурор ярдәмчесе Гавриленко Елена Николай кызы аңлатуынча, тикшерү эше (шул исәптән, «СОлНЦЕ»да да) мәктәпләрнең рәсми сайтында тәкъдим уку программаларын анализлау юлы аша башкарылган. «Уку программасындагы хаталар турында без Павел Анатолий улына хәбәр иттек, аннан бернинди җавап булмады. Без кабаттан бу мәсьәләгә әйләнеп кайттык һәм мәктәп сайтыннан уку программаларының бетерелүенә тап булдык», – ди Елена Гавриленко. 29нчы ноябрь көнне булган мәхкәмә утырышы 6нчы декабрьгә кадәр күчерелде.

- Моның белән генә эш бетми әле, – ди Павел Шмаков. Шушы бер ай эчендә прокуратура вәкилләре берничә тапкыр канунга каршы килә торган гамәлләр эшләде. Без һәрберсе буенча судка иск белән мөрәҗәгать итәчәкбез. Күпләр мине татар телен яклыйм дип уйлый. Алай түгел, мин татар теле укытучыларын яклыйм. Мәктәбебездә – 4 тел укытучысы, 4 алтын бөртеге. Уку елы уртасында аларны урамга куып чыгара алмый. Шул ук вакытта законга каршы барырга да җыенмыйм. Программа бер уку елына кабул ителә, димәк уку елы тәмамлангач, җәй башы белән программага үзгәрешләр кертеләчәк, бәлки кыскартулар да булыр. Ләкин хәзер түгел! Мин татар теле түгел, гаделлек яклы!

Ләйсән Фәрит кызы Гәрәева, «СОлНЦЕ» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

- Мәктәп ачылган көннән башлап, ягъни инде менә 4 ел Павел Анатолий улы белән иңгә-иң эшлибез. Ул – бик кешеклекле, олы җанлы һәм үз эшен белеп башкара торган шәхес. Павел Анатолий улы һәрбер укытучыны югары бәяли, безгә канатлар куя, шуңа күрә гел тырышып эшлисе килә. Татар телен укыту мәсьәләсе барлыкка килгәч, Татарстанның һәрбер мәктәбендә ата-аналар җыелышлары уздырылды, әти-әниләрдән «Баламның мәктәптә татар телен укуына каршы түгел» дигән эчтәлекле гаризалар язылды, тел дәресләре киметелде, укытучылар кыскартылды. Безнең мәктәптә боларның берсе дә булмады. Директорыбыз уку елы уртасында бернинди үзгәрешләр дә булмаячагын хәбәр итте. Әлегәчә ничек эшләгән булсак, шул режимда эшләүне дәвам итәбез.

Алай да, «Баламның татар телен укуын теләмим», – дип язылган бер гариза булды. Мәктәп тәртипләре белән риза булмаган очракта, башка мәктәпкә күчәргә тәкъдим ителде. Кыскасы, Павел Анатолий улы ул баланың әти-әнисе белән сөйләште, аңлашты.

Мәхкәмә утырышына, директорларына көч биреп торырга һәм якларга дип, «СОлНЦЕ» мәктәбе укытучылары, әти-әниләр һәм укучылар үзләре дә килгән иде. Әти-әниләр арасында чип-чиста татарча «Мин – урыс, ләкин балам белән татар телен өйрәнәм. Мәктәпкә рәхмәт», – диючеләр күп булды.

Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев