Логотип Идель
Бу – тема!

ПАТЧЛАР: ИҢ АРЗАН ҺӘМ КЫЙММӘТЛЕЛӘРЕ

Хәзер патчлар берничә төркемгә бүленә: гидрогельле, тукымалы, микроэнәле, голографик. Кызлар аларны күз төбендәге җыерчыкларны һәм арыганлык эзләрен бетерер өчен алалар. Патчлар нәтиҗә китерсен дисәгез, аларны бер тапкыр гына түгел, ә һәркөн кулланырга киңәш итәбез. Бу язмада без арзан һәм кыйммәтле патчларны җыйдык. Аларның файдасы һәм хакы белән биредә таныша аласыз.

«Sublime Skin, Comfort Zone» – 12 данәле патч-маскалар (5904 сум)

Безнең исемлектәге иң кыйммәтле патчлар бу. Ләкин алар чын-чынлап үз бәясен аклый дисәк тә була. Аларның составында ялкынсынуны һәм шешенүне бетерә торган матдәләр бар. Иң яхшысы – патчларны көн саен бер атна дәвамында куллану.

«Pink Racoony, Secret Key»  – 60 данәле гидрогельле патчлар (1681 сум)

Кызлар, бу сөйкемле янутлы патчлар берәүне дә битараф калдырмый. Составында алтын һәм роза экстракты булган гидрогель йөрәкләр рәвешендә эшләнгән. Шуңа күрә аларны күз төпләренә генә түгел, ә битләргә, борын яннарына да ябыштырып була. Янутлы патчлардан соң бөтен бит алсуланып китә.

«Syn-Ake, La Miso» 60 данәле гидрогельле патчлар (1375 сум)

Бу патчлар Flacon Magazine журналы урынбасарының яраткан патчлары булып санала. Аларның составында Syn-Ake пептиды бар, ул үз эченә елан агуын алган. Бу пептид җыерчыкларны бетерергә сәләтле. Әлеге патчлар экспресс-ярдәм күрсәтү һәм көн дә куллану өчен туры киләчәк.

«lack Pearl & Gold, Petitfée» – 60 данәле гидрогельле патчлар (1139 сум)

Petitfée бренды Россиядә бик популяр. Бу патчлар алтын һәм энҗе экстракты белән, шуңа күрә күз төбендәге кара тапларны бетерү дәрәҗәсе берничә тапкырга арта. Теләсәгез, кулланыр алдыннан патчаларны суыткычка куеп алырга була, тик соңыннан анда сакларга кирәкми.

«Lancôme» –  1 данәле маска-патч (603 сум)

Бер данә өчен генә 600 сумга сатып алуның файдасы бармы диярсез. Әмма бу ташбака-ниндзяларның маскасын хәтерләтә торган патч 20 минут эчендә үз эшен искиткеч итеп башкарып чыга. Күз төпләре йомшарганын, таплар һәм җыерчыклар кимегәнен бик тиз сизеп була.  

«Biome Lab, Natura Siberica» – 60 данәле гидрогельле патчлар (346 сум)

Йокы туймаган вакытта шушы патчлар ярдәмче була ала. Бу кара төстәге, ялтыравыклы патчларның составында кофеин бар, шуңа күрә алар битне «уятачак», шешенүдән коткарачак. Тагын патчларда интенсив дым өчен җавап бирүче Камчатка суүсемнәре бар.

 «Увлажнение + свежий взгляд» Garnierдан 2 данәле тукымалы патчлар (108 сум)   

Бу брендның бөтен патчлары да диярлек яхшы санала. Әмма алар арасындагы гиалурон кислотасы һәм әфлисун согы кушылган патчлар – иң шәпләре! 15 минут эчендә бит «яңадан яши башлый» дисәк тә була. Өстәвенә, алар тирене корытмый һәм уңайсызлыклар тудырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев