Логотип Идель
Бу – тема!

ПАНИКАГА БИРЕЛМӘСКӘ! ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕН УЗДЫРУ БУЕНЧА КИҢӘШЛӘР (үз башымнан узганнардан...)

Әй, чыгарылыш сыйныф укучысы, нихәл? Паника башландымы әле? БДИга әзерсеңме? Хыялыңа балларың җитәме? Соңгы кыңгырауны уйладыңмы әле?

Бу сорауларны язганда ук баш зыңлый башлый, каз тәннәре чыга. Кемгәдер  куркыныч төш булса, кемгәдер чынбарлык...

Пс, син чыгарылыш сыйныф булмасаң да, укымый калма.

Иптәшләр, сезгә бераз булышасым килә. Бер-ике, өч, биш... күп киңәш белән, гомумән үз башымнан үткәннәрдән чыгып.

Беренче чиратта, 25 май турында.

Эшне бүлегез. Әйтик, бер кеше шарлар өчен җаваплы, икәү чәчәкләр ала, дүртәү сценарий яза һ.б. Үскәнсездер инде, җаваплылыкның нәрсә икәнен беләсез.

Сценарийны үзегез язарга тырышыгыз, ниндидер тәрбияче апа, укытучы килер дә язып бирер әле дигәнне онытыгыз. Өч көн өч төн язасызмы, бер атна язасызмы – иң мөһиме үзегез. Сез алардан ниндидер киңәш ише әйберләрне генә сорагыз. Беренче чиратта, бу – сезнең бәйрәм, укытучылар Соңгы кыңгырауда һәр ел катнашалар, ә сез – юк. Беләм, БДИ дигәне бар, «БРАТ, берничә атнага икенче планга күчеп тор әле», – дип әйтерсез аңа, яме.

Безнең кичәнең тематикасы исә болайрак иде: ике сыйныф җитәкчесе диванга утырып, каналлар күчерә-күчерә телевизор карый. Менә алар «Мальчишник в Актаныше», менә убырлылар турында бию һәм башка өзекләр карап, ахыр чиктә, татар каналында туктала. Классик бәйрәм башлана: «Соңгы звонок, соңгы дәрес, ник бераз соңламадың» дип җырлаулар, укытучылар белән вальс һ.б. Стенгазета да, каналлар һәм укытучыларның «коронный фразочкалары» белән бәйле иде.

Сез генә мәктәп бетермәгәнсез дисәләр дә, укытучылар сезнең хәлгә керерләр. «Кич утырып өч вариант эшләп килегез» дисәләр дә, алар сезгә ярдәм итәргә һәрчак әзер. Укытучылар арасыннан да кайчангыдыр «КВН»щик, җырчы, элеккеге конферанс, яхшы биюче табыла ул.

Безгә скетчларны язарга, куярга информатика укытучысы булышты, бәйрәм оештыру серләрен математика укытучысы өйрәтте.  (Юк, алар безнең сыйныф җитәкчеләре түгел.) Бу бербөтен процесста тыйнак кызлар да явыз хатын кебек кычкырырга өйрәнә ала. Таланларыгызны эшкә җигеп калыгыз диясем килә. J Соңгы поездның соңгы вагонына эләгеп калырга тырышкан кеше кебек, мөмкинлекләрдән файдаланыгыз, шаккатсыннар.

Ике биюне (вальс һәм флешмобны) безгә ике бию укытучысы куйды. Әйе, без шундый. Бию дигәннән, безнең флешмобны инстаграмда бик күп хурлаганнар иде (флешмоб, дөресрәге, убырлы карчыклар биюе татар бәйрәменә хас түгел дип), әмма бер сыйныфташ әйтмешли: «даже как-то приятно что нас хейтят». Андый әйберләр булгалый.

Бу бәйрәм билгеле бер традицияләрдән тора. Тасма кию кебек  кечкенә элементларга да игътибар итегез: 9 сыйныфларның зәңгәр, 11 ләрнең кызыл булырга тиеш, дип беркайда да язылмаган. Тасмаларның нинди генә төстәгеләре юк!  Мәсәлән, безнең кызларның тасмалары зәңгәрсу, егетләрнеке ак (мәктәп формасына контраст) төстә иде.

Шул ук фотоальбом. Фотосессияне үзегез теләгәнчә үткәрә аласыз. Зәңгәр/яшел/ак түгәрәк алдына басып, 32 тешеңне күрсәтеп, кулны билгә куеп,  телефон/кул сәгатенә карап фотога төшүләр инде артта калырга тиештер. Без кара тактага рәсемнәр ясап тутырган идек. Анда ничек кенә төшмәделәр, иң истә калганы – идәнгә утырып.  Барысы да сезнең фантазиядән тора! Без кабриолет (сыйныфташ, проект буларак, 10 сыйныфта эшләгән иде) белән фотосессия үткәрдек, мәктәп формасыннан һәм ирекле киемнән төштек (билгеле төсләр сайлап). Өстәвенә, мәктәптән ташландык бинага йөгереп барганда яңгыр астына эләктек. Тагын бер киңәш: бар нәрсәдән дә мөһимрәк әйбер – ул сезнең эшнең нәтиҗәсе түгел, ә сезнең хәтерегездә калачак истәлекле вакыйгалар. Бу бәйрәм башкалар өчен дип кабул итсәгез дә, аңа әзерләнгәдәге көлешүләр, кызык хәлләр – сезнең картлык өчен!

Укытучыларга чәчәк белән бергә рәхмәт сүзләре, алар белән булган вакыгаларны кулдан язып, кечкенә открыткалар бирә аласыз. Бик мөлаем килеп чыга!

Соңгы кыңгырау алдыннан бер атна.

«Tik-tok» та күргәнегез булдымы икән, укучылар бер атна ирекле формадан йөри. Әйтик бер көн йокы киеменнән, бер көн сумкаларсыз, бер көн карадан гына, тапочки белән һ.б. Партадаш «Пятерочка»ның яшел пакетына макбук тыгып килгәч шаккаткан идем! Бу сезне тагын да берләштерер, калганнарны таң калдыр, БДИлары белән бөтенләй ычкынганнар болар, дип уйлаячаклар.

Тагын бер мөһим өлеш – видео әзерләү. Безнең 2+1 (сыйныф җитәкчесе безнең балачак фотоларыннан Соңгы кыңгырау бәйрәменә бүләк ясаган иде, икесен үзебез ясадык.) Ул видеолар ярты ай диярлек мәктәптәге интерактив тактада күрсәтелде. Балалар киләләр, карыйлар, көләләр. Гомумән әйткәндә, чыгарылыш, мәктәп вакытыннан җыелган фото-видеоларны папкага яки флешкага җыеп барыгыз. Аларның бик тиз югала торган гадәте бар һәм ул сезгә җәй азагындагы «мәктәпбеткәнлек»  чиреннән арынырга ярдәм итәр. Сез хәзер генә шулай турсаеп, сыйныфташларыгызны күрә алмаслык булып йөрисез, ә соңыннан, җырдагы кебек «сагынырсың әле син дә бер».

Мәктәптә бер төн. Кызганычка, әмма мин бу вакыйганы күрми калдым. Сыйныфташларның фотоларыннан гына чыгып сөйлим. Миңа калса, актлар залында пуфиклар белән бер өем ашамлык һәм эчемлекләр әзерләп, укытучы абый белән куркыныч кино карау, спортзалда маталарда йоклау, сыйныфташларың белән мәктәп баскычыннан кояш чыкканын күзәтү – бик истә калырлык.

Чыгарылыш газетасы. Сыйныфташым аның версткасын соңгы кыңгырау бәйрәме көнне иртәнге 3-4 тирәсендә генә эшләп бетергән иде, иртәнге җидедә шуны бөкләп тиз генә элеп куйдык. Анда безнең кечкенә чак фотолары, мәктәп тормышы, укытучыларның, директорның интервьюлары, укучыларның нестандарт сорауларга җавап бирүе һәм әлбәттә .... мемчиклар иде!

 

Соңгы кыңгырау узса да, чыгарылыш кичәсе бар бит әле

Без Уфага ике автобус белән бардык. Берсендә әти-әниләр, берсендә укытучылар һәм укучылар. Автобусның алгы өлешендә утырып баручылар йокларга тырышса, арттагылар аларны уятырлык итеп «Әлдермешкә кайтам әле», «Уфтанма» һ.б. җырлап барды. Безнең чыгарылыш корабльдә үтте. Аның үзе турында гына да бер мәкалә язырга була. Әмма Могенштерн һәм Пиццаның туган ягында җанлы музыкага кушылып җырлау-бию һәрберебезнең исебездә калыр. Кичә уртасында без бер-беребезгә истәлекле сувенирлар, бүләкләр тапшырдык.

Балардан тыш «Май көндәлеге» алып барырга тәкъдим итәм. Әйе, вакыт болай да кыса, әмма «Бүген 20 нче май. Бик кызу булганга, су сиптереп уйнадык, Закирҗан абый әрләде» – дип язу бик күп вакыт алмый кебек. Һәм тагын бер язма эш. Бер матур дәфтәрегезне дусларыгызга бирегез, алар анда сезгә теләкләр, булган вакыйгалар, бәлкем шигырь-җырлар һ.б. язсыннар. Ә сез үз чиратыгызда аны укымый торыгыз, БДИ узгач кына карарсыз. Матур бер истәлек булачак.

Минем сүзләр ничек кенә әхлаксыз кебек тоелса да, исәрләнегез, яшьлегегез, чибәрлегегездән файдаланып калыгыз, хыялларыгызны чынга ашырыгыз (барыбер мәктәптән китәсез). Аннан соң җәлләп утырырлык булмасын. Уңышлар сезгә!

Алисә ФӘРДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев