Логотип Идель
Бу – тема!

PANIC ATTACK: СӘБӘПСЕЗ КУРКУ, АҢЛАТЫП БУЛМАСЛЫК БОРЧЫЛУНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?

Паник атака, ягъни паник һөҗүмнәр – аңлата алмаслык пошаманлык, курку өянәге белән билгеләнә. Еш кына ПА сәбәпсез курку һәм соматик симптомнар белән бергә күзәтелә. Белгечләр фикеренчә, паник һөҗүмнәрдән күбрәк хатын-кызлар интегә. Бу язмада ПА турында мин сиңа үз тәҗрибәмнән чыгып сөйләргә булдым.

Курку өянәгенә ешрак зур-зур шәһәрләрдә яшәгән кешеләр дучар була. Ниндидер стресс, депрессия яисә олы кайгы кичергәч, кешенең психикасы какшап, анда ПАлар башланырга мөмкин. Ул кинәт кенә, бер дә көтмәгәндә, теләсә кайсы вакытта башлана ала: иртән, төнлә, метрода барганда, эштә утырганда. Аны контрольгә алып та, ничек тә булса туктатырга тырышып та булмый. Синдә паник һөҗүмнәр башлануын нинди симптомнар аша белеп була?

1) Тән үз төсен үзгәртә

ПА башлангач, кеше хәлсезлек тоярга мөмкин, ә бу исә тәннең төсе үзгәрүгә китерә: битләр кызара, бүртенә, ә тәннең калган өлеше сорырак төскә күчә ала.

2) Сулыш алу кыенлаша

Ә бу исә иң куркыныч симптомнарның берсе. ПА вакытында сулыш ала алмау, тын бетү курку хисен икеләтә арттыра. Еш кына үләрсең, аңыңны югалтырсың кебек булып китә, тик ул чакта үз-үзеңне кулга алу бик мөһим. Тирән сулыш алып, әкрен генә суларга тырышырга кирәк булачак.

3) Күңел болгану

Бу очракта да җайлап утырып, тирән сулыш алырга кирәк.Тирән итеп сулау күңел болгатуны киметәчәк. Моңа өстәп, игътибарны башка әйбергә юнәлтергә тырышып кара: бүлмәдәге җиһазларга, төсләргә, урамдагы кешеләргә.

4) Йөрәк тиз-тиз тибә башлый

ПАның симптомнары рәтенә йөрәкнең еш-еш тибүе, кинәт баш, күкрәктә авырту барлыкка килүе дә керә. Тик башта моның йөрәк өянәге булмавын төгәл белергә кирәк. Әгәр синең йөрәгең белән нинди дә булса проблемалар булса, «Ашыгыч ярдәм» чакыру киңәш ителә. Ә инде бу чын-чынлап ПА икән, аркага ятып, әкрен генә сулый башлау яхшы нәтиҗәгә китерәчәк.

5) Чынбарлыктан төшеп калу

ПА вакытында син үзеңне төштәге кебек хис итәсең. Чынбарлыкка кайтыр өчен, яныңдагы берәр предметны тотып кара. Ул йомшакмы, катымы? Салкынмы, җылымы? Бөтен игътибарны шуңа юнәлтергә тырыш.

6) Үлем куркынычы халәтен кичерү

Мондый очракта үзеңне тынычландырасы гына кала. Гадәттә, ПА берничә минут эчендә бетә, озакка бармый. Үз-үзеңә симптомнар тиздән үтәчәге, аларның синең гомереңә куркыныч китермәячәге турында кабатлап, исеңә төшереп тор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев