Логотип Идель
Бу – тема!

ӨЙДӘ УКУНЫҢ ПЛЮСЛАРЫ ҺӘМ МИНУСЛАРЫ: БЕРНИНДИ МАХСУС КҮРСӘТКЕЧЛӘР ДӘ ЮК ИКӘН, НИГӘ ӨЙДӘ УКЫРГА?

Баланың өйдә генә укуының төрле сәбәпләре булырга мөмкин. Еш кына өйдә уку җитди авырулар белән бәйле, шулай ук гаиләнең бер җирдән икенче җиргә еш күчеп йөрүе дә үз ролен уйный. Үткәннәргә күз салсак, өйдә белем алу һәрвакыт җитеш, бай гаиләләрдә генә булган, андый балалар калганнардан аерылып торган. Мәсәлән, дворяннар, математика, француз теле һәм язу өчен, иң яхшы укытучыларны гына яллаган.

Бүгенге көнгә әйләнеп кайтсак, хәзер өйдә укытуның төрле вариантлары бар. Мәсәлән, мәктәп педагоглары белән өйдә шәхси дәресләр, контроль эшләр, имтихан тапшыру медицина күрсәткечләре буенча рәсмиләштерелергә мөмкин. Өйдә өлешчә генә уку исә шәхси план буенча гына дәресләргә йөрүне күздә тота. Әлеге вариант ихтыяҗлары булган балалар өчен кирәк.

Баланы гаиләдә генә укыту чит илләрдә бик популяр. Ата-аналар үз балаларын мөстәкыйль рәвештә укыта, уку материалларын да үзләре сайлап ала. Бу очракта ел саен укучылар үзләре беркетелгән мәктәптә аттестация үтәргә тиеш, ДЙА һәм БДИ бирү мәҗбүри.

Экстернат исә бөтенләй мәктәпкә бармый гына, өйдә укуны күзаллый. Бала өйдә генә контроль эшләрне, имтиханнарны тапшыра. Экстернат мәктәп җитәкчелеге белән килешү нигезендә рәсмиләштерелә.  

Бернинди махсус күрсәткечләр дә юк икән, нигә өйдә укырга?

Ә бу сорау кызык яңгырый. Әйдәгез бу сорауга тулы җавапны биреп карыйк. Шәхси программа шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Гадәти мәктәптә укытучылар тарафыннан бөтен балага да җитәрлек игътибар бирелмәве беркемгә дә сер түгел. Сыйныфларда бала саны күп, шулай булгач һәрбер бала да материалны тиешенчә үзләштерә алмый. Кайбер балалар оялчан, үз эченә ябык булу сәбәпле, мәктәптә дәресләрдә сүз дә әйтергә куркып утырырга мөмкин. Болар барысы да ата-аналарны шәхси укытуны сайларга мәҗбүр итә дә инде.

Өйдә укыганда ниндидер бер уку программасына гына таянмасаң да була, мәктәп материалын 11 ел укыганчы, иртәрәк үзләштереп бетереп була. Моннан тыш, өйдә балачактан ук махсус фәннәрне – сирәк телләрне, сәнгать, архитектура, робототехниканы өйрәнү мөмкинлеге бик зур. Өй шартларында куркынычлар азрак. Мондый шартларда мәктәптә була торган проблемалар кими. Өйдә педагоглар һәм яшьтәшләр ягыннан бернинди дә басым юк, конфликтлар да азрак. Шулай ук ата-аналар баласының әхлакый нормаларын да тулысынча контрольдә тота алалар.

Без өйдә укытуны идеальләштереп бетермибез. Әлбәттә, һәрнәрсәнең плюслары һәм минуслары бар. Баланы өйдә укыту да үзенең кыенлыклары белән аерылып тора. Бер карасаң, балага өйдә бернинди дә куркыныч янамый, ул һәрвакыт үзен иркен тота, өйдә дәресләрне өйрәнү дә аңа җиңел бирелә. Әмма бала, бигрәк тә үскән вакытта, үзенең яшьтәшләре белән аралашырга тиеш. Өйдә укыганда, бала төрле холыклы кешеләр белән очраша алмый, үзе кебекләр белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсеннән мәхрүм кала. Әгәр баланың башкалар белән аралашуы булмаса, аңа, үсә төшкәч, җәмгыятьтә катлаулырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев