Логотип Идель
Бу – тема!

ОЯЛЧАН АЛМА: КОТКАРЫГЫЗ - АНДА ЭТ!

Лилия, 7нчы сыйныф:

– Миңа 13 яшь һәм мин этләрдән куркам. Бик каты куркам. Кечкенә вакытта, миңа зур эт ташланган булган. Ул уйнарга гына теләгән, тешлим дип сикермәгән дә инде үзе. Тик шул көннән соң этләрдән курку хисе барлыкка килгән. Әни шулай ди. Үзем генә мәктәпкә, кибеткә барырга куркам. Юлда гел урам этләре йөри, шулардан куркып беркая чыкмыйм. Бөтен җиргә дус кызым белән йөрим: ул иртән миңа каршы чыга, мәктәптән соң өйгә кадәр озатып куя. Яки әтидән мәктәпкә чаклы озатып куюын сорыйм. Эт күрсәм (зурмы, кечкенәме, мөһим түгел), йөрәк чыгып төшәрдәй булып тибә, аяклар тотмый башлый һәм елап өйгә йөгерәм. Мин бит инде зур кыз, ә куркудан котыла алмыйм. Нишләргә миңа? Киңәш бирегез...




ПСИХОЛОГ НИ ДИ?


Эльза Шакирҗанова, психолог:

– Лилия, кызганычка каршы, бу гадәти курку түгел. Бу – психология теле белән әйткәндә, «посттравматическое расстройство». Мондый очракта клиник психологның гына, махсус сеанс кысаларында, сиңа нинди дә булса киңәш бирергә хакы бар. Кечкенә балага эт ташлану еш кына күңел ярасы барлыкка китерә. Синеке кебек очракта, үзлектән нинди дә булса гамәлләр кылу һәм куркудан арынырга тырышу бик куркыныч. Әлбәттә, ярдәме дә булырга мөмкин. Ләкин тагын да көчлерәк зыян китерү ихтималы зур.

Әгәр эттән курку гадәти фобия булса (ягъни чынбарлыктагы хәлләргә бәйле түгел, караңгыдан, үрмәкүчләрдән курку кебек уйлап табылган булса), мантыйкка (логика) нигезләнеп котылырга мөмкин булыр иде. Гадәти куркудан котылуда шәхси тәҗрибәнең дә файдасы була ала. Мәкальдәге кебек, чөйне чөй белән бәреп чыгаралар.

Гадәттә, кешеләр мондый сүзләрдән соң үпкәлиләр. Ләкин мин Лилиягә махсус сеанска язылып клиник психолог белән эшләргә киңәш итәм.

ӘНИ ӘЙТСӘ, ХАК ӘЙТӘ


Мария Климкина, әни кеше:

– Этләрдән курку белән бәйле тарихым юк. Тик кече яшендә минем улым атлардан курка иде. Ник курка башлавын тәки аңлый алмадык. Атка атланып йөргәне дә, бер зыян күргәне дә юк иде. Ирем белән икәүләшеп атлардан куркырга кирәкмәве турында аңлаттык. Авылга кайткач, бабасы ат колыны белән «таныштырган» улыбызны. Айдан артык көн саен колынны ашатып йөргәннән соң, атларның куркыныч булуын аңлаган иде.

Лилия, куркуың белән үзең генә көрәшмә. Әти-әниең, өлкәннәр ярдәм итә алыр дип уйлыйм. Уңышлар сиңа!

ЯШЬТӘШЛӘРЕҢ НИ ДИ?


Булат, 16 яшь:

– Миңа калса, кызларга нидән дә булса курку килешә. Андый кызларны яклыйсы, ярдәм итәсе килә. Ләкин Лилиянең үзенә кыен икәнен аңлыйм. Шуңа күрә психолог белән килешәм: тәҗрибәле кешеләрдән ярдәм сорарга кирәк.

Чаткы Ялкынлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев