Логотип Идель
Бу – тема!

ӨЙ ЭШЕН НИЧЕК ГЕЛ «5»легә ЭШЛӘРГӘ?

Өй эше – мәктәп балалары һәм студентлар өчен көндәлек сынау. Барысы да 5ле алырга тели, ләкин һәркемгә дә ул эләкми. Гадәттә, өй эше күп, аңа вакыт җитеп бетми. Бу эшне тиз һәм әйбәт итеп башкару өчен нәрсә эшләргә икәнен биредә сөйлибез.

ПЛАН ТӨЗЕ

Бөтен булган өй эшләреңне рәттән эшләү өчен, конспект ятлаудан алып, контроль эшкә әзерләнүгә кадәр план төзергә кирәк. План төзегәндә, түбәндәге адымнарны үтә:

1. Өй эшләрен башкарыр өчен күпме вакыт барлыгын ачыкла.

2. Эшләргә тиешле барлык биремнәрне язып чык.

3. Һәрбер эшне башкару өчен күпме вакыт кирәклеген бәялә.

4.  Һәр эшкә үтәлүе турында билге куеп бар.

ЯЛ ӨЧЕН ВАКЫТ БҮЛ

Тәнәфессез булмый. Биремнәрне кечкенә эшләргә бүл. Берсен чиш тә, тәнәфес ал. Бу баш миен һәм тәнне ял иттерәчәк, эшне нәтиҗәле итеп дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк. 5 минутлык ял турында без инде язып чыктык, шуннан үзең өчен файдалы ысуллар белән таныша аласың.

БИРЕМНӘРНЕ ЧИРАТЛАП ЭШЛӘ

Эшләрнең берсеннән берсенә күчсәң, баш мие тиз арый. Берьюлы күп эшне башкарырга омтылу биремнәрне үтәү сәләтен киметә. Шуңа күрә игътибарны башка нәрсәгә юнәлтмичә генә, эшне чиратлап башкар. Беренче биремне тәмамлагач, канәгатьләнү кичерәчәксең, ә ул исә алга таба эшләргә стимул бирә.

ПЕРФЕКЦИОНИЗМ ТУРЫНДА ОНЫТ

Күбебез бөтен эшне дә югары дәрәҗәдә башкарырга тырыша. Бу гадәтне ташласак әйбәтрәк булачак. Чөнки перфекционизм мотивацияне юкка чыгара, һәм мөһим эшләрне башкара алмый башлыйсың.

ТӨРЛЕ ЯТЛАУ ЫСУЛЛАРЫН КУЛЛАН

Ниндидер яңа авыр теманы кулдан язып истә калдыру җиңелрәк. Кемдер яңалыкны аудио форматта тыңлап, хәтерендә калдырырга сәләтле. Бу ысуллар белән өй эшләрен җайлырак башкарырга мөмкин.

АБРУЙЛЫ ЧЫГАНАКЛАРГА ГЫНА ТАЯН

Дәреслектә мәгълүмат җитмәгән очракта тизрәк интернетка керергә өйрәнгәнбез. Ләкин анда бик күп дөрес һәм тулы түгел мәгълүмат барлыгын истә тотарга кирәк. Мәсәлән, шул ук инглиз-рус теле тәрҗемәчесенә дә ышанып бетәргә ярамый. Иң яхшысы: инглиз-рус теле сүзлекләрен, әйтик Cambridge Dictionary куллану.

ҮЗЕҢНЕ ТИКШЕР

Инде бөтен өй эшен дә бетердем дигәч, кат-кат барысын да карап чыга торган бул. Моңа өстәмә берничә минутыңны кызганма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев