Логотип Идель
Бу – тема!

НИЧЕК КӨМЕШ БИЗӘНҮ ӘЙБЕРЛӘРНЕҢ ГОМЕРЕН ОЗАЙТЫРГА?

Матур-матур көмеш алкалар, балдак һәм беләзекләрне күп кенә хатын-кыз һәм ир-атлар яратып кия. Бигрәк тә яшьләр арасында бу затлы металл популяр санала. Язмада без бизәнү әйберләренең төсен һәм сыйфатын озаккарак саклап калу ысуллары турында сөйләшәчәкбез.

Һәр эретелгән көмешнең дә төсе әкренләп үзгәрә, караңгылана. Бу күренеш аның кислород, шулай ук цинк, бакыр белән реакциягә керүе белән бәйле. Мәсәлән, куллар өчен крем, хлорлы су яки очраклы рәвештә көмеш бизәнү әйберсенә сибелгән ислемай аның төсенә зыян китерергә мөмкин.

Көмеш алка, йөзекләр бозыла башлаганда, анда таплар, караңгы төстәге сызыклар күренә. Әлбәттә, зәркәнче бизәнү әйберләренең төсен кире кайтара ала, тик моны үз кулларың белән дә эшләп була. Беренчедән, махсус зәркән бизәнү әйберсен чистарту чарасын кулланып була. Икенчедән, сезгә һәрвакыт ак теш пастасы ярдәмгә киләчәк. Теш пастасын әз генә йомшак тукымага салырга да, бизәнү әйберләрен эшкәртеп алырга гына кирәк. Ә аннан җылы су белән аларны юып, яхшылап киптерәсе яки спирт белән эшкәртәсе генә кала. Тагын бер җайлы ысул – көмешне фольга һәм сода ярдәмендә чистарту. Фольга кисәге булган савытка 2 стакан кайнар су агызып, 1-2 кашык сода өстиләр дә, җентекләп болгаталар. Аннан савытка бизәнү әйберләрен салырга кирәк. Шулай 3-4 минут узгач, алар бөтен килеш чистарып, элеккеге хәлгә кайтачак.

Көмеш алка, йөзек һәм муенсалар озаграк «яшәсен» өчен, зәркәнчеләр берничә киңәш бирә:

1. Көмешнең ялтыравын саклап калу өчен, аны киштәгә алып куйганчы, спирт белән эшкәртү яхшы булачак.

2. Кайбер металларны гел үзеңдә, бер дә салмый тагып йөрү мөһим. Чөнки кайчагында бизәнү әйберләре ябык җирдә ятып, һава булмаганлыктан караңгылана.

3. Көмеш йөзек, муенсаларның каралу процессын ничек тә булса акрынайту өчен, кайбер зәркәнчеләр гади акбур кисәкләрен бизәнгечләр белән бер шкатулкага салырга киңәш итә.

4.Көмеш балдакларны ашарга әзерләгән вакытта салып торырга кирәк. Моннан тыш, көмеш муенсаларыгыз булса, йон тукымадан тегелгән киемнәрне кимәгез.

5. Көмешне тукымадан эшләнгән кечкенә капчыкларда  сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев