Логотип Идель
Бу – тема!

«НИ ӨЧЕН?»: САЛКЫН

Бигрәк салкыыыы-ыы-ыыын. “Ни өчен?” сәхифәсен дә шушы темага багышлыйк. Ни өчен кеше салкында калтырый? Ни өчен салкында күзләр туңмый?

Ни өчен кеше салкында калтырый?

Тән температурасы төшеп киткәндә организм “калтырау” механизмын куша. Мускуллар кыскарганда җылы бүленеп чыга.

Аденозинтрифосфор кислотасы (АТФ) организмда бердәнбер энергия чыганагы булып тора. Әлеге кислота таркалганда энергия бүленеп чыга. Күзәнәкләр бу энергияне төрле процессларда куллана.

“Калтырау” механизмы автомат рәвештә кушыла. Шул ук вакытта кеше салкында үзе дә селкенә башлый: кулларын селкетә, сикерә.

Ни өчен салкында күзләр туңмый?

Чөнки күзләрдә терморецепторлар юк. Туңу халәте рецепторлар эшчәнлегенә бәйле барлыкка килә. Алар температура үзгәрешләрен тоя. Әгәр тән температурасы физиологик нормадан төшә башласа, әлеге рецепторлар сигнал бирә башлый һәм без туңабыз.

Күз алмасында терморецепторлар юк. Ник дигәндә, күзләр өши алмый. Аларның күп өлеше баш сөяге эчендә урнашкан һәм кан белән тәэмин ителеп тора. Ә алгы ягы күз кабаклары ачылып-йомылып торганда җылынырга өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев