Логотип Идель
Бу – тема!

Ни өчен? НАПОЛЕОН ТОРТЫ, КАЙНАР ИКМӘК ҺӘМ ГАДИ АЛМА ТУРЫНДА...

Бу ризыклар һәммәбезгә яхшы таныш. Тик алар турындагы әлеге кызыклы фактларны күпләрегезнең ишеткәне юктыр әле. 

Ни өчен «Наполеон» тортына шундый исем бирелгән?


«Француз императоры бар өлкәләрдә дә сәләтле булган. «Наполеон» тортының килеп чыгуына да үзеннән өлеш керткән», -  дигән легенда дөрес түгел. Әлеге десерт Россиядә ясала. Хәл болай була: 1912 елда Россиядән Наполеонны куып чыгаруның 100 еллыгы билгеләп үтелә. Мәскәү кондитерлары шул уңайдан өч почмаклы кремлы тортлар әзерли. Формалары белән алар Наполеонның баш киемен хәтерләткән. “Наполеон”нар халыкка бик ошый, нәтиҗәдә, алар бөтен Россиядә пешерелә башлый. Әмма вакыт узу белән аларның формалары үзгәрә.

Ни өчен кайнар икмәкне ашарга ярамый?


Яңа пешкән ипи ашказанында авыр эшкәртелә. Ә бу гастритлары булган кешеләрдә аның көчәюенә китеререгә мөмкин. Шуңа өстәп кайнар икмәк эчәклекләрдә әчи башлый, бу артык газлар барлыкка китерә. Нәтиҗәдә, эч авырта.

Ни өчен алма каһвәгә караганда яхшырак?


Күп кеше иртәсен бер чынаяк каһвәдән башларга гадәтләнгән. Моңа аның уянырга ярдәм итүе сәбәпче. Ышанасызмы-юкмы, тик алма бу «эш»не күпкә яхшырак башкара икән!

Алмада фруктоза, углевод, клетчатка бар, алар, организмга кергәч, энергиягә әверелә. Бу энергия һәр күзәнәкне уята.

Шулай ук алма ашаганда мускуллар да эшли, моны җиңелчә физик күнегүләр белән чагыштырып булыр иде. Алар да уятып җибәрә бит.

Зилә САБИТОВА әзерләде


#ПОЧЕМУПАТАМУШТЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев