Логотип Идель
Бу – тема!

НЕРВЛАРНЫ ТЫНЫЧЛАНДЫРУНЫҢ 21 ЫСУЛЫ

Яз җиткәч, организмга витамин җитми башлый, һәм шуңа, күпләр тиз кызып китүчәнгә әйләнәләр, еш нервыланалар. Ничек үзеңнең психик сәламәтлегеңне сакларга? 

  1. 10 минут саф һава йөреп керегез. Бу тынычланырга, киеренке халәттән арынырга ярдәм итәчәк.
  2. Күңелегезгә хуш килгән музыка тыңлагыз. Бу күңелсез нәрсәләр турында уйламаска ярдәм итәр.
  3. Кирәкмәгән уйлардан арынып торыгыз. Моның иң яхшы ысулы – табигатьтәге физик эш.
  4.  Акрын итеп сулыш алыгыз. Тынычланып китәрсез.
  5. 10га кадәр санагыз. Әлеге техника кирәкмәгән сүзләрне әйтми калырга, кирәкмәгән адымнарны атламыйча калырга ярдәм итәр.
  6. Позитив аффирмацияләр кулланыгыз. Үз-үзеңә дәртләндереп җибәрә торган сүзләр әйтү бик булыша.
  7. Үз-үзегезне саклагыз. Үзеңне орышырга, сүгәргә кирәкми. Моның белән генә мәсьәлә чишелмәячәк. Тагын да катлаланырга гына мөмкин.
  8. Йоклап алыгыз. Сәламәтлек өчен вакытында ял итеп алу да бик мөһим. Арган кешедән дә тиз кызучан, ачулырак кеше бар микән ул?
  9. Якын кеше белән сөйләшегез. Эчеңдәгене бушату, киңәшләр алу авыр мәсьәләдән чыгу юлларын табарга ярдәм итә.
  10. Кофеинлы эчемлекләрне читләтеп узыгыз. Алар– киренке халәткә китерә торган бик көчле стимуляторлар.
  11. Массаж ясатыгыз. Мускулларның киеренеке халәттә булуы да стрессны китереп чыгара ала.
  12. Вакыт белән идарә итәргә өйрәнегез (тайм-менеджмент). Приоритетларны дөрес итеп куегыз. Кайсылары мөһимрәк? Беренче шуларын эшләгез.
  13. Ашыкмагыз. Ашыгу проблемалар китереп чыгара ала.
  14.  Үз өстегезгә артык күп эш алмагыз. Эш, уку, шәхси тормыш, буш вакытны баланста тотарга тырышыгыз.
  15. Ярдәм сорагыз. Авыр вакытларда кемнең дә булса ярдәмгә килүе мондый чорны җиңелрәк уздырып җибәрергә мөмкинлек бирә.
  16. Берәр күңелле нәрсә эшләгез. Юмор стресс белән көрәшергә ярдәм итә.
  17. Көндәлек алып барыгыз. Уй-фикерләрне кәгазьгә төшерү стресстан арынырга ярдәм итә.
  18. Борчылырга кирәкмәсә, борчылмагыз. Күп чоракта борчылып берни дә үзгәртеп булмый. Акчаны югалтумы, әшәке телле кешеләр белән аралашумы – БОРЧЫЛМАГЫЗ, нервларыгыз кадерлерәк.
  19. Өй җыештырыгыз. Өйне тәртипкә китерү стресстан арынырга ярдәм итә.
  20. Идеаль булырга тырышмагыз. Берәү дә андый була алмый. Идеаль булырга тырышу стресска гына китерә.
  21. Бөтен нәрсәне дә контрольдә тотарга тырышмагыз. Тыныч булырга тырышыгыз һәм эшләрнең өлгергән кадәрлесен генә эшләгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев