Логотип Идель
Бу – тема!

«МОЛОДЕЖКА» АКТЕРЛАРЫ: ТАТАРЛАРНЫ «НИНДИ КЫЗЛАР ОШЫЙ?» КЕБЕК СОРАУЛАР КЫЗЫКСЫНДЫРМЫЙ

«Казанны Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң, Россиянең иң матур калалары рәтенә кертер идем! Биредә сокланырлык әйберләр бик күп: тарих, архитектура, мәдәни тормыш... Шәхсән миңа бирегә килү бер бәйрәм кебек», - ди Влад Канопка Татарстаныбыз башкаласы хакында. Иван Жвакин исә аның һәр сүзен елмаюлы йөз белән җөпләп тора.

 

Влад Канопка һәм Иван Жвакин. Таныш исемнәр, шулаймы? Әйе, дустым, син хаклы, алар – «Молодежка» телесериалы актерлары Кисляк һәм Костров! Әлеге танылган шәхесләр Казанда! Актерлар «Мәдәни вайб» («Культурный вайб») проекты кысаларында оештырылган иҗади очрашуның көтеп алынган кунаклары!

 

Иван һәм Влад очрашуларга еш йөрүләрен дә искәртеп уздылар. «Гадәттә, дусларча әңгәмә була, сорау – җавап. Бу шулай ук аудитория белән бәйле. Бүген, мәсәлән, театр һәм кино турында сөйләшәчәкбез, чөнки тамашачылар шушы өлкә белән кызыксынган яшүсмерләр, яшьләр», - ди алар.

 

Җылы очрашу Болактагы Яшьләр театры базасында узды. Тамашачылар коронавирус белән бәйле чикләүләр аркасында бер урын аша гына утыра алганын исәпкә алып, зал максималь рәвештә тулы иде! Аудиториянең зур өлешен яраткан актерлары белән шәхсән очрашырга килгән яшьләр тәшкил итә, шулай ук театр юнәлеше буенча укучы студентлар һәм укырга керергә теләүчеләр дә бар.

Иван Жвакин булачак абитуриентларга киңәшләр дә бирде. «Мин укырга керүдән курыктым. Әти-әниемнең өметен аклый алмам дип уйладым... Үз-үзеңә бары тик ышанырга, ихтыяр көчен җыярга һәм мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска гына кирәк!», - ди ул.

 

Иҗади очрашуны төп соравы исә: «Молодежка» тагын булачакмы?» Моңа кунаклар юмор хисе белән җавап кайтарды. «Юк, җитәр (икесе дә көлә). Алты ел барды бит инде. Башка текә проектларга да юл бирергә кирәк», - ди алар. Артистлар әлеге сериал хакында тулырак, шулай ук проектка ничек эләгүләре, төшерү процессы һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр.

 

«Татар яшьләре башлы! Интеллект ягыннан алга киткән сезнең регион.Һичшиксез! Шуңа күрә дә биредә сорауларга җавап бирүе кызык. «Нинди кызлар һәм нәрсә ашарга яратасыз?» ише нәрсә кызыксындырмый татарны. Шунысы шатландыра!», - дип ассызыклады Влад Канопка.

 

Татарстанны һәм республикабызның милли ризыкларын яратуларын яшерми кунаклар. Бигрәк тә Иван Жвакин: «Әнием татар булгангадырмы, Татарсан халкы, традицияләре һәм, әлбәттә, милли ризыгы миңа аеруча якын», - ди ул.

 

P.S. «Мәдәни вайб» – Татарстанда «RE’ACTOR» арт-резиденциясенең регионкүләм «Таврида» Арт-кластерын үстерү кысаларындагы яңа проект. Ел дәвамында республиканың мәдәни мәйданчыкларында яшьләрнең иҗади очрашулары планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев