Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘПТӘ ИҢ ШӘП ҮЗИДАРӘ КӨНЕН НИЧЕК УЗДЫРЫРГА?

Мәктәпләрдә тиздән көзнең иң көтеп алынган вакыйгасы – укытучылар көне узачак. Кыска уку көне, күтәренке кәеф, бәйрәм концертыннан тыш бу көн минем өчен үзидарә көне белән ассоциацияләшә. Чөнки һәр ел бу көнне дәресләрне укучылар үзләре алып бара иде. Бу язмада мин сезгә бу көне кызык итеп үткәрү идеяләре белән бүлешермен. Киттек!

1. Оештыру моментлары

Әзерлек процесслары һәм гомумән бу көнне үткәрү гадәттә өлкән сыйныфлар җилкәсенә төшә. Безнең мәктәптә укучылар үзидарәсе оешмасы бар иде. Биредә мәктәпнең иң актив балалары җыелып көн кадагында торган сорауларны хәл итә идек. Һәм укытучылар көненә әзерлек тә безнең өстебездә булды. Җыелышып без үзидарә көнендә кем нинди фән укытучысы булачагын бүлешә идек. Директор итеп гадәттә мәктәп президенты сайлана иде. Укытучылар ролләренә шул фәнне яхшы белүче, аның белән кызыксынучы укучыны билгелиләр.

2. Дәресләргә әзерләнү

Укытучылар билгеләнгәч, дәресләр әзерләнә башлый. Бу этапта укытучылар белән эшләү мөһим. Чөнки алар программаны бездән күпкә яхшырак белә. Шулай ук дәресне мавыктыргыч уздыруның сере – аңа үзең дәрестә күрергә теләгән, хыялланган фишкалар кертү. Мәсәлән: инглиз теле дәресендә сүзләрне төрле фильм өзекләреннән өйрәтергә, химиядәге формулаларны мемнар ярдәмендә аңлатырга, тарихтагы даталарны рэп ярдәмендә ятлатырга, физкультурада рекордлар куеп карарга, рус телен «Что? Где? Когда?» форматында үткәрергә була. Бу көнне яшь укытучының  төп бурычы – дәресне онытылмаслык итеп үткәрү. Педагогик белем бирү юнәлешендә укырга теләгәннәргә үзенә күрә бер сынау, практика булачак.

Тик шуны истә тотарга кирәк – дәресләрдә гадәттә укучы-укытучылардан тыш чын укытучылар да утыра. Әгәр дә мөгаллимәгез кырысрак һәм шаяруларны кабул итмәүче кеше булса, дәресне классик форматта үткәрү уңайлырак булыр. Дәрес тагы да мавыктыргыч булсын өчен сез үзегезнең балл системасын, бүләкләүне дә булдыра аласыз. Балалар бу детальләрне игътибарсыз калдырмаслар.

3. Үзеңне әзерләү

Бу көнгә шулай ук мораль яктан да әзерләнеп килергә кирәк. Чөнки балалар белән эшләү бик авыр. «Бу яшь бит әле» дип алар сине мыскылларга, тыңламаска мөмкиннәр. Бу очракта инде үзеңне балаларга тәкъдим итүдән күп нәрсә тора. Балаларга кычкырмыйча гына, бәлки бераз шаярып, үзеңә җәлеп итәргә кирәк.

Яшь укытучыларга дәрес программасын һәм укытудан тыш тышкы кыяфәтләрен дә уйлап килергә кирәк. Алар я классик костюм, я берәр укытучының образын кабатлап килгән киемнән булсалар яхшырак була. Чөнки мәктәп формасындагы укытучының авторитеты да бик югары булмый.

4. Истәлеккә калсын

Бәйрәм көне дәвамында мәктәптә матбугат хезмәте оештырып була. Яшь журналистлар укытучылардан һәм аларны алыштырып килүче укучылардан интервьюлар алып, дәресләрдә репортажлар төшереп, фотоотчетлар ясап бу көнне мәктәп тарихында калдыра ала.

5. Мөһим!

Бик мөһим момент – бу көннең үткәрелүе турында мәктәп администрациясенә җиткерергә кирәк. Алар «болай булмас» дисәләр, бергә компромисс юлларын табып, мәктәп эшчәнлегенә дә комачауламаган, укучыларга да кызык булган программа төзергә кирәк булачак. Ләкин мәктәпкә уңайлы булсын дип, үз идеяләрегезне бөтенләй сызып атмагыз. Кайбер сюрпризлар да калсын :)

Кыскасы, бу үзидарә көнен шәп үткәрү өчен фантазия, идеяләр, яңа фикерләр булуы мөһим. Шулай ук мәктәп укучылары, югары сыйныфлар актив булса гына үзенчәлекле, кызык бәйрәм үткәреп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев