МӘКТӘПТӘ 20 МИНУТТА АШАП ҖИТЕШӘСЕҢМЕ, яки МӘКТӘП МЕНЮСЫНДА НИЛӘР БУЛАЧАК?

Роспотребнадзор мәктәпләр һәм әти-әниләр өчен методик тәкъдимнәр бастырган. Алар мәктәптәге туклануга карый. Әлеге документта иртәнге һәм төшке ашларга ничә минут вакыт бирелә, укучы көнгә ничә тапкыр ашарга тиеш, якынча меню нинди була – боларның барысына да җавап табып була.

Әгәр укучы беренче сменада укыса, аның мәктәптәге иртәнге ашы икенче яки өченче тәнәфестә булырга тиеш. Ә аның, ким дигәндә, 20 минут дәвам итүе зарур. Әгәр укучы икенче сменада укыса, аңа туклыклы төшке аш кирәк. Аны иртәнге аш белән алмаштырырга ярамый.

Әгәр бала мәктәптә 6 сәгатькә кадәр булса, ул анда бер генә тапкыр туклана ала. Беренче сменада укчылар өчен – иртәнге аш, ә икенче сменадагылар өчен әбәт булырга тиеш. Әгәр укучы мәктәптә 6 сәгатьтән дә күбрәк вакыт уздыра икән, аны ике тапкыр ашатырга тиешләр: йә иртәнге һәм төшке аш, йә төшке аш һәм полдник. Продленка 18.00гә кадәр дәвам итсә, иртәнге һәм төшке ашлар һәм полдник булырга тиеш.

Иртәнге, төшке һәм кичке аш арасындагы интерваллар 3,5-4 сәгать булырга тиеш. Ә төп аш һәм капкалап алу арасында, ким дигәндә, 1,5 сәгать узарга тиеш.

Ашау нидән гыйбарәт?

Иртәнге аш кайнар ризык һәм эчемлектән тора. Шулай ук җиләк, җиләк-җимеш, яшелчәләр дә булырга тиеш. Вариантлар: ярмадан һәм эремчектән ясалган ризыклар, ит яки балык, сөт ризыклары (шул исәптән сыр яки ак май), йомыркадан әзерләнгән ризыклар, яшелчәләр, макарон эшләнмәләре һәм эчемлекләр.

Төшке аш исә кабымлык (салат яки яшелчә), кайнар аш, икенче аш һәм эчемлектән торырга тиеш. Ризыкларга җиләк-җимеш, җиләк, яшелчәләр белән тулыландырылырга тиеш. Җиләк-җимеш берешәр итеп бирелергә тиеш.

Әгәр иртәнге ашка ботка, запеканка яки макарон булса, төшке ашка яшелчәле гарнир белән ит яки балык бирелергә тиеш. Бер төрле ризыклар көн дәвамында яки ике көн рәттән кабатланырга тиеш түгел.

Якынча меню

1-4 сыйныфлар өчен:

Дүшәмбе: сөтле карабодай боткасы, чәй, ипи, ак май, сыр

Сишәмбе: йомырка тәбәсе, пешерелгән яшел борчак (конверваланган), кәһвә эчемлеге, ипи, ак май

Чәршәмбе: суда пешерелгән балык, бәрәңге боламыгы, лимонлы чәй, ипи, ак май

Пәнҗешәмбе: каймаклы соус белән эремчекле-кишерле запеканка, какао, ипи, ак май

Җомга: уылган сыр белән макарон, чәй, ипи, ак май.

Фото Республика Татарстан газетасы сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    842
    0
    0
  • 31 май 2021 - 17:44
    ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ «Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип  язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
    799
    0
    0
  • 2 июнь 2021 - 12:45
    «БЕТЧӘГӘ БАТТЫМ...» «Соңгы елда кисәк кенә бетчәгә баттым. Башта артык игътибар итмәгән идем, әмма хәзер бик борчыла башладым. Кешеләр белән аралашырга да читенсенәм. Гел бетчәләремә карап торалардыр кебек. Борчылуымны әнигә әйткән идем: «Бетә ул», -диде. Бетми бит... Түзеп, бетчәле килеш йөрергәмени инде хәзер?»
    552
    0
    0

Блоглар