Логотип Идель
Бу – тема!

МИН – НАПОЛЕОН, Ә СИН КЕМ? СОЦИОНИКА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ

«Алисә нейрочелтәр белән мәкалә язды». Бу җөмләне кем ничек аңлыйдыр, әмма мин моны болайрак күзаллыйм: Простоквашиномы, Әлдермешме, шундый бер авылда Алисә самавырдан чәй эчеп утыра, ә каршында Робот аңа тимер илһамын эшкә җигеп, «Ялкын»нга мәкалә язырга булыша.

Хәер, асылда алай ук түгел, самавыры, Әлдермеше, миче, хәтта роботы да юк. Ичмасам Электроник кебек бер башлы егет тә ярдәм итә алмый. Бары тик Бот кына. Әйе, мәкалә һавадан очып телефонга гына кереп урнаша, әллә тимер-томырлар да кирәкми. Мин һәм Мөхәммәтәмин димәкче идем, мин һәм «ChatGPT» нейрочелтәре генә. Ясалма акыл һәм илһам белән язылган беренче мәкаләбез соционика турында булыр.

Соционика – кешенең когнитив процессларына һәм психотипларына нигезләнеп, аның мөһим карар, мәгълүматны кабул итү үзенчәлекләренә карап, җәмгыятьтә үз-үзен тотышыннан чыгып, кешеләрне билгеле төрләргә бүлә торган ялган фән. Ялган фән булыр өчен, бу оятсыз малай кайда этлек эшләгән соң, дисезме?

Соционика фәнни яктан расланмаган, һәм шуңа күп кенә галимнәр аны кире кага. Тәнкыйтчеләр аның эмпирик мәгълүматларының, методологиясенең ачык булмавын ассызыклый, шәхесләрне 16 төргә генә бүлү бик аз дип уйлый.

Алисәдән комментарий: беренче көнне «Ооо, мин – Дон Кихот» дип үз эчемнән шатланып йөрдем, аннан соң 5 тест үттем, биш төрле «Дон Кихот түгел» дигән җавап алдым. Әлбәттә, бар психологик тестларда синең кәефеңнән күп нәрсә тора.

Тагын бер мине таң калдырган факт: үз тибыңны белгәч, син аның тасвирламасын укыйсың, анда синең бөкере борыныңнан башлап, сиңа нинди профессия килешә дигәнгә кадәр мәгълүмат бар.

Әлеге псевдофәнгә нигез салучы дип Литва экономисты – Аушра Аугустинавичюте санала. Ул үз тикшеренүен 1970 елларда башлый һәм соционика бүгенге көндә дә психология, менеджмент, бизнес кебек тармакларда актив кулланыла.

Үзеңнең нинди төргә керүеңне белергә теләүчеләр өчен – интернетта меңләгән тест бар.

Менә – шуларның берсе.

Кыскача әйткәндә, һәр кеше уникаль, әмма соционика кешелекне 16 төргә генә бүлә. Спойлерлар артык күп булды. Наполеон, Дон Кихотларга күчәргә дә вакыт. Сез күрәчәк 3 хәрефле аббревиатуралар –  «Логика», «Этика», «Сенсорика», «Интуиция» бүлекләреннән беренче ике хәреф, мәсәлән кешедә «ЛИЭ» икән, димәк, кешенең логикасы интуициясенә караганда шәбрәк эшли, ә соңгы хәрефләр интроверт яки экстроверт икәнен генә күрсәтә.

1. Дон Кихот (ИЛЭ) – лидерлык сыйфатлары, аналитик акылга ия.

Фән, технология һәм идарә өлкәсендә һөнәрләр туры килә. (Билл Гейтс, Марк Цукерберг)

2. Робеспьер (ЛИИ) – идеализм, дуслык, сизгерлеккә ия. Мәгариф, социаль эш һәм психология өлкәсендәге һөнәрләр. (Джимми Картер, Леонардо Ди Каприо)

3. Гюго (ЭСЭ) – иҗадилык, сизгерлек, эзләнү хас. Сәнгать, әдәбият һәм фәлсәфә өлкәсендәге һөнәрләр. (Джонни Депп, Михаил Горбачев)

4. Жуков (СЛЭ) – практиклык, рациональлек, детальләргә зур игътибар бирү. Инженерлык, финанс һәм юриспруденция өлкәсендәге һөнәрләр. (Барак Обама)

5. Есенин (ИЭИ) – иҗадилык, сизгерлек, эзләнү. Сәнгать, әдәбият һәм фәлсәфә өлкәсендәге һөнәрләр. (Стивен Спилберг, Леонид Брежнев)

6. Максим Горький (ЛСИ) – теләктәшлек, җанлылык, кешене тыңлый белү. Психология, консультация һәм мәгариф өлкәсендәге һөнәрләр. (Мартин Лютер Кинг, Мадонна)

7. Гамлет (ЭИЭ) – аналитик акыл хас, үз-үзеңне анализлауга зур игътибар бирәләр. Фән, математика һәм технологияләр өлкәсендә һөнәрләр. (Альберт Эйнштейн, Николай Гоголь)

8. Бальзак (ИЛИ) – кайгыртучанлык, игелеклелек, кешене тыңлый белү һәм ярдәм итү осталыгы. Медицина, социаль эш һәм мәгариф өлкәсендәге һөнәрләр. (Мать Тереза, Алексей Балабанов)

9. Наполеон (СЭЭ) – бәйсезлек, максатчанлык, иҗатка омтылыш. Сәнгать, фән һәм технология өлкәсендәге һөнәрләр. (Никола Тесла, Стивен Хокинг)

10. Джек Лондон (ЛИЭ) – практиклык, тирә-юньдәгеләрнең уңайлылыгы турында кайгырту, матурлыкка мәхәббәт. Дизайн, кунакханә бизнесы һәм туризм өлкәсендә һөнәрләр. (Джеки Кеннеди, Кейт Миддлтон)

11. Драйзер (ЭСИ) – практик кешеләр, рациональлек хас, детальләргә зур игътибар бирәләр. Инженерлык, финанс һәм юриспруденция өлкәсендәге һөнәрләр. (Лев Толстой, Виктор Цой)

12. Габен (СЛИ) – системалылык, төгәллек, тәртип турында кайгырту. Фән, математика һәм мәгълүмат анализы өлкәсендәге һөнәрләр. (Исаак Ньютон, Стив Джобс)

13. Гексли (ИЭЭ) – энергия, эмоциональлек, аралашучанлык. Коммуникацияләр, маркетинг һәм менеджмент өлкәсендәге һөнәрләр. (Илья Яшин, Иван Ургант)

14. Штирлиц (ЛСЭ) – лидерлык сыйфатлары, аналитик акыл, оешканлык. Фән, технология һәм идарә өлкәсендә һөнәрләр яраклы. (Агата Кристи, Антон Чехов)

15. Достоевский (ЭИИ) – креативлык, сизгерлек, эзләнү хас. Сәнгать, әдәбият һәм фәлсәфә өлкәсендәге һөнәрләр. (Мерилин Монро, Александр Солженицын)

Социониканы яхшы белгән кеше, калган кешеләрнең тибын билгели  ала, һәм алар белән ничек сөйләшергә кирәк икәнен аңлый. Мәсәлән, Наполеонның критикасына алдан әзер була, Дюма белән йомшаграк сөйләшергә тырыша һ.б.

Яңалык биреп, сезнең ми океанына кармак салдык, батасызмы, ятьмәне чишәсезме – анысы сезнең эш!

Башка бер фикер типте: татар психологы социониканы уйлап тапса, монда нинди исемнәр булыр иде микән? Кемне кем дип алыштыра алабыз? Кайсысы Хәсән Туфан, кайсысы Һади Такташ була алыр иде?

Алисә ФӘРДИЕВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев