Логотип Идель
Бу – тема!

«МИН БИТ ШАЯРДЫМ ГЫНА»: МЫСКЫЛЛАУГА НИЧЕК ҖАВАП КАЙТАРЫРГА?

Кайвакыт танышлар яисә якын дуслар шаярту белән мыскыллауны аңлап бетермичә, безне кыен хәлдә калдыра. Ул сүзләргә еш кына ничек җавап кайтарырга белмисеңме? Үпкәләтүчене урынына утыртырга булыша торган берничә алым бар. Алар белән тулырак язмада танышырбыз.

Шаяру артына яшерелгән төрттерү, мыскыллый торган сүзләр эмоциональ яктан авырлык китерә. Шуңа күрә әңгәмәдәшеңә дөрес итеп җавап кайтару мөһим. 

1.Аның йомшак якларына басым ясап, төрттереп әйткән сүзләренең урынсыз һәм дөрес түгел икәнлеген күрсәт. Мәсәлән, «төне буе каядыр йөргәч, икенче көнне укып булмый инде ул» сүзләренә «Миңа калса, син үзең дә шундыйрак хәлдә калгансың бугай, бу турыда яхшы беләсең кебек. Игътибарыңны читкә юнәлтмә, начар билге алуың бар», дип җавап биреп була.

2.Әңгәмәдәшеңнең мыскыллавы синең гамәлләрең белән бәйле булырга мөмкин. Әйтик, ул синең моңа кадәр кылган (гадел) карарың белән бик үк риза түгел һәм хәзерге вакытта ничек тә шул хакта әйтергә тели: 
«Син шулкадәр акыллы, бу бүлмәдә башка кешенең фикеренә урын да юк бугай инде» сүзләренә син: «Синнән мондый сүзләр ишетермен дип көткән идем инде. Тик бу фикер синеке генә. Башкалар минем дөрес карар кылуымда шикләнми» дип җавап кайтара аласың. Монда шунысы мөһим – син аның кебек түбән дәрәҗәгә дә төшмисең, шул ук вакытта әңгәмәдәшеңне үз урынына да утырта аласың. 

3.Тагын бер ысул бар: мыскыллаучыдан синең белән үзен ни өчен алай тотуы турында турыдан-туры сорый аласың. Шулай итеп, аның максатлары белән танышасың. Шуннан соң мәнфәгатьләрен бәясезләү манипуляциясен кулланырга, аның тәртипле, әһлаклы булуында шикләнүеңне күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, син аңа болай дия аласың: «Син ни өчен миңа мондый сүзләр әйттең? Шулай итеп, нәрсәгә ирешмәкче булдың инде? Әгәр синең үзеңнең ялгыш һәм тискәре якларыңны саный башласак, төн дә җитмәс».

4.Көндәшлек күзәтелгәндә, еш кына кызлар бер-берсенә төрттерәләр, ә аннары ул сүзләрне шаяру белән аклыйлар. Мондый очракта, җавап башкача яңгырый.Җавапта ниндидер кайгыртучанлык һәм аның өчен борчылу хисләре булырга тиеш. Мәсәлән, «Бигрәк ябыккансың, карар җирең дә калмаган» дигән «комплиментка» «Шулай шул, ә син берүк ябыга күрмә инде, юкса миннән дә ямьсезрәк күренәчәксең» дип җавап биреп була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев