Логотип Идель
Бу – тема!

МИН БАРЫСЫН ДА ҮЗГӘРТЕРГӘ ТЕЛИМ! НӘРСӘДӘН БАШЛАРГА?

Уку юнәлешен, эшне алыштыру – космонавтның ачык космоска чыгуына тиң. Аеруча, син бу юнәлештә инде берничә ел укысаң/эшләсәң, шактый зур тәҗрибә туплаган булсаң. Ни өчен яңа эшкә алыну куркыныч түгел һәм ничек аңа әзерләнергә?

«Ни өчен син уку (эш) юнәлешен алыштырырга телисең?» Иң беренче эш итеп, шушы сорауга җавап табу мөһим. Әгәр төп сәбәпләр булып җитәкчелек белән килешә алмау, эштән (укудан) соң тиз ару тора икән, карарлар белән ашыкмаска кирәк. Моны башкача хәл итеп карарга мөмкин: мисал өчен, ял алырга, үзеңнең сәламәтлегеңне кайгырту белән шөгыльләнә башларга һәм башкалар.

Әгәр сәбәпләр башкада икән, сиңа бик зур кыюлык тупларга кирәк булачак.

Икенче мөһим сорау: «Нинди юнәлешләр актуаль?» Бу урында футурологлар киңәшләренә колак салырга була: биоэтик, дистанцион хирургия операторы, криптолог – бу профессияләр әле киләчәктә дә озак еллар актуальлеген югалтмаячак. Гомумән, бүгенге көн өчен иң актуаль һәм отышлы вариант – IT өлкәсе. Белгечләр фикеренчә, әлеге юнәлештә өйрәнер өчен иң җиңел профессия – фронтенд җитештерүче. Фронтенд – веб-дөньяда без күргән һәрбер әйбер. Мондый белгеч HTML, CSS телләрендә веб-битләрне «җыя» һәм соңыннан аларны JavaScript ярдәмендә җанландыра. Бу өлкә белән кызыксынучыларга HTML телен өйрәнүдән башларга киңәш итәләр, аны аңлар өчен махсус техник белем булуы мәҗбүри түгел.

Димәк:

– үзеңә кызыклы булган юнәлешләр, өйрәнергә кирәкле күнекмәләр исемлеген төзе;

– вакансияләрне барла, әлеге өлкәдә хезмәт куючы кешеләр белән аралаш, үзеңне борчыган сорауларны бир;

– үзлегеңнән өйрәнә, үзләштерә алмаячагыңны аңлыйсың икән, махсус мәктәпкә языл, беренче бушлай дәресләргә барып кара.

Уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев